Гел болай дәвам итә алмый, билгеле, чөнки һәр нәрсәнең чиге бар. Киләчәктә бу торак базарының җимерелүен, бурычлар түләнмәү сәбәпле, зур банк кризисын, төзелеш компанияләренең банкротлыгын вәгъдә итә.
Үткән атнада Үзәк банк өстенлекле ипотеканың зыянлы булуын таныды. Үзәк банк рәисе киңәшчесе Кирилл Тремасов: «Ул үзенең нәтиҗәсезлеген күрсәтте: торак бәяләре кискен артты, әмма бу аның халык өчен кулайрак булуына китермәде», – дигән фикер әйтте. Ипотека базарының кысылуы проблемалар китереп чыгарачак. Төзелгән фатирларның болай да күбесе сатылмый. Татарстанда, мәсәлән, яңа төзелә торган күпфатирлы йортларда фатирларның якынча 37 проценты гына сатылган. Фатирлар сатылмагач, ни өчен бәя төшми, дигән сорау туа.
Банклар юл куймый. Төзүчеләр шулай ук зур процентлы кредит алып төзи. Арзанга сатсалар, бурыч түләнмәячәк. Банк түнтәрелешенә дә ерак калмый, димәк. Үзкыйммәтнең югары булуы да комачаулый. Кыйбатка төзеп, арзанрак сату бөлгенлеккә илтәчәк. Иң әһәмиятлесе шунда: бәя төшерү сатуның тагын да кимүенә китерергә ихтимал. Иртәгә арзангарак алып булганда, нигә бүген алырга дигән фикер туачак.
Бәяләрне югары тоту өчен шуңа күрә төзүчеләр барысын да эшли. Төзелгән фатирларның барысын да сатуга чыгарудан сакланалар. Тәкъдим ихтыяҗны узып китсә, бәя төшәчәк. Рекламада фатир бәясен югары күрсәтәләр, әмма сатып алучыга шактый ук җитди ташламалар ясап, арзангарак саталар, ягъни бәя югары тора дигән иллюзия тудыралар.
Россиядә торак базарына да тәэсир итәргә мөмкин булган яңа бер фикер туып, гамәлгә ашарга җыена. Фатирның яки йортның мәйданы билгеләнгән нормативтан артып китсә, андый торак милекчеләре өчен җылыту тарифларының үсешен тыя торган чикләүләрне гамәлдән чыгарырга мөмкиннәр. Бу карар фатирын киңрәккә алыштырырга теләүчеләрне уйланырга мәҗбүр итәргә мөмкин. Банкка зур процентлар түлисең, тарифлар да югарыга сикерә... Исәпли торгач, иске фатир арзангарак чыга дигән нәтиҗәгә килүчеләр артырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез