Россиянең торак базары тирән кризиска кереп бара. Яңа төзелгән фатирлар сатылмый, төзелеш компанияләре банкротлыкка чыга. «Коммерсантъ» яза: «2026 елның беренче тугыз аенда Россиядә төзелеш компанияләрен банкротлыкка чыгару турында 1,62 мең эш кузгатылган. Бу узган елның шул ук чорындагы күрсәткечтән 38 процентка күбрәк». Банкротлыкка иң күп чыккан төзелеш компанияләре рейтингында Татарстан – бишенче урында.
Бу хәлгә гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки кредитка төзеп, аны ипотекага сату иртәме-соңмы күңелсез нәтиҗәләргә китерми кала алмый. Төзүчеләр кредит процентларын үзкыйммәткә өсти, ипотека нәтиҗәсендә ясалма рәвештә кабарган ихтыяҗ бәяләрне өскә сөйри. Торак бәясенең даими күтәрелүен күреп, массаларда психоз барлыкка килә, чөнки бүген зур процент түләп булса да кредит алсаң, күккә таба сикергән торак бәясе бер-ике елдан сине отучыга әйләндерә. Әле ярый торакны арзанга алып калдым, дип сөенәсең. Психозны аеруча ташламалы ипотека кыздыра: процентлар чагыштырмача аз, ә торак инфляциясе исә, киресенчә, гадәттән тыш югары. Шундый кешеләр барлыкка килде: ташламалы ипотекага дистәләгән фатир сатып алдылар. Матди яктан бу отышлы гамәл: фатирны арендага бирәсең дә ипотеканы җиңел генә каплыйсың. Торак бәяләре белән бергә аренда бәясе дә ракета тизлеге белән галәмгә таба хәрәкәт иткәндә, зур уңыш вәгъдә итә. Дөрес, биредә мошенниклык элементы бар, әмма берничә ипотеканы тыю турында канун булмагач, беркемне дә хөкем итә алмыйсың.
Хөкүмәтнең төзелеш блогы моның өчен кайгырмый, чөнки төзелеш темплары үсә, министрларның эш күрсәткече югары. Төзелеш темпларының югары булуына, әйтик, металлурглар да сөенә: металлга ихтыяҗ арта. Төзелеш материаллары җитештерүчеләр, мебель ясаучылар да бәйрәм итә. Ни генә дип әйтмә, төзелеш – ил икътисадын алга тартып бара торган төп локомотивларның берсе. Берничә арадаш тармак шуның хисабына ризыклана. Бер яктан караганда, Финанс министрлыгы да сөенергә тиеш, чөнки җитештерүне арттыруда алыштыргысыз роль уйнап, төзүчеләр берничә тармактан салымнар кертүне тәэмин итә. Төзелеш өчен җир мул сатыла. 2025 елда Татарстан бюджетына җир сатудан 2,336 миллиард сум акча кергән.
Көн дә бәйрәм, көн дә туй була алмый ләкин. Ташламалы кредитларны мул өләшү хөкүмәтнең бугазыннан ала. 12 ноябрьдә Россия Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллина ташламалы кредитлар күләме 19 триллион сумга җитүен хәбәр итте. Банклар бирә торган кредит белән ташламалы кредит ставкасы арасындагы аерманы банкларга Россия Финанс министрлыгы түли. 19 триллион сумнан бик зур акча түләргә туры килә. Җыелган салымнар җитми башлый. Бер хәбәр белән уртаклашыйм: «Соңгы ике айда Россия бюджетында дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү чыгымнары аена 600 млрд сумнан артып китте. Бу федераль бюджетның барлык чыгымнарының 17–20 процентына туры килә». Хәбәрдән дефолт исе аңкый. Дефолт булмасын өчен, хөкүмәт тырыша, билгеле. Облигацияләр сата, салымнарны күтәрә, штрафларны мул түләтә. Бу чаралар вакытлыча сулыш алырга мөмкинлек бирә. Әмма ахыр чиктә тагын да масштаблырак дефолт көтә. Облигацияләрне сатып алучылар бетә. Сатып алсыннар өчен зуррак процентлы табыш вәгъдә итәргә туры килә. Бу «дәүләт бурычына хезмәт күрсәтү чыгымнары» дигән нәрсәне тагын да арттырачак. Сазлыктан чыгам, дип талпынсаң, сазлык сине тагын да ныграк суыра.
Югарыда әйткәннәрдән аңлагансыздыр, ташламалы ипотеканы туктатырга туры килә. Үзәк банк бу хакта ачык итеп белдерде: «Ипотека фатирлы булуны җиңеләйтми, торак бәясен генә күтәрә». Моның шулай буласы аңлашыла иде инде, чөнки фатир базарын ипотека ярдәмендә үстергән бер генә ил дә тирән кризиска кереп батмыйча калмый. «Ватаным» хәбәрчесенең ике йорт төзү тәҗрибәсе бар. 2020 елларга кадәр үзеңә кредитсыз йорт салып чыгуның бер кыенлыгы да юк иде. Ипотека куыгы үскән саен, йорт төзү авырлашты, чөнки төзелеш материалларына һәм хезмәт хакларына бәяләр котырып үсте. Инде төзеп чыккан йортының эчке ягын бизәү дә авыр мәшәкатькә әйләнде.
Вазгыять шундый ноктада: төзелеш компанияләре төзелгән фатирларны сата алмый. Хәтта ташламалы ипотеканы дәвам итсәң дә, шул ук нәтиҗәгә килер идең. Бәяләр шулкадәр үсте: ярыйсы гына хезмәт хакы алып эшләүчеләрнең дә беренче взносны түләргә акчасы юк. Хәлне тагын бер нәрсә кискенләштерә: зур кризис ишекләрне киң ачып кереп килә. Кешеләр эшсез калачак, хезмәт хаклары кимеячәк. Кередитларны түләү мөмкинлеге бетәчәк. Төзелгән торакның 60 проценттан артыграгы сатылмый. Ихтыяҗ юк икән, бәя төшәргә тиеш бит инде. Бөтен дөньяда шулай. Авыл хуҗалыгында, мәсәлән, ашлыкны үзкыйммәттән түбән бәягә саталар. Торак сатучылар алай эшләми. Бәя үскәнне көтеп тик тора. Дөрес, фатир сатып алам, дип турыдан-туры мөрәҗәгать итүчеләргә 35–40 процентка кадәр ташламалар тәкъдим итәләр, диләр. Әмма бу да сорауны арттырмый. Ярты бәягә фатир алу да кешеләрнең хәленнән килми.
Татарстан Хөкүмәте төзелеш компанияләрен фатирларны сатарга мәҗбүр итә торган карар кабул итте. Канун чыгаручылар аны инде законга әйләндереп килә. Татарстанның төзелеш министры Марат Айзатуллин федераль министр Ирек Фәйзуллин белән күптән түгел узган сөйләшүләрдә 2027 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда төзүчеләр балансында булган сатылмаган фатирларга кадастр бәясенең 1 проценты күләмендә салым кертеләчәген хәбәр итте. Бераздан салым күләме 2 процентка җитәчәк. Казанда бер квадрат метрның кадастр бәясен 122 мең сум дип алсак, бер квадрат метрның еллык салымы 1220 сум булачак, аннан 2440 сумга җитәчәк. Әгәр төзүченең сатылмый калган 1000 кв. метр фатиры булса, ул ел саен 2,44 млн сум салым түләргә мөмкин. Төзүчеләр арзанга булса да, фатирларны сатып бетерергә тиеш дип уйланыла. Әмма бик күп билгесезле тигезләмә бу, чишелеше көтелгәнчә булмаска да мөмкин. Яңа төзелеш тукталыр, дип көтәргә туры килә. Кытлык барлыкка килеп, бәяне янә өскә этүе ихтимал. Үзкыйммәттән түбәнгә сатудан банкротлык исе килүен дә онытырга ярамый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез