Газетага язылу

Нинди син, баш мие?

Моннан күп еллар элек, әле Американың социаль челтәрләре тыелмаган чакта, интернетта АКШта яшәүче бер галим белән бәхәс алып барган идем. Ул галим философ түгел, табигать фәннәре белән шөгыльләнә, дөньякүләм танылган исеме бар, әмма аны яшәешнең килеп чыгышы мәсьәләсе борчый. Гади генә итеп әйткәндә, «Галәм һәм тормыш үзеннән-үзе барлыкка килгәнме, әллә Бөек Акыл тарафыннан бар ителгәнме?» дигән дилемманы чишәргә омтыла.

 

Сүз уңаеннан әйтик, бу мәсьәлә бик күп физикларны, математикларны һәм башка тармак галимнәрен борчый. Материалистик фәлсәфәгә таянган җан беркайчан да тыныч була алмый. Ул гел үз фикеренә дәлил эзли, әмма тынычландыргыч җавап таба алмый. Нәкъ менә шул сәбәпле, Европа атом-төш тикшеренүләре советы (CERN) Зур адрон коллайдер төзеде дә инде. Гаҗәп күп акча тотып, 1998 елда башланган төзелеш 2008 елга кадәр барды. Шул елның сентябрендә җир астында 27 километр озынлыктагы боҗра формасындагы коллайдер (безнең телгә күчерсәк, элементар кисәкчәләргә зур тизләнеш биреп бәрелештергеч җайланма) эшләтеп җибәрелде. 2010 елда гына тулы фәнни эш режимына кертелде.

 

Галимнәр, Галәмне барлыкка китергән Зур шартлау шартларына охшаш халәтләрне өйрәнеп, югарыда куелган сорауга җавап табарга тиешләр иде. Америкадагы теге галим бар бит әле. Аның белән безнең дискуссия нәкъ шул мәсьәләдә бара иде. Галим, Хиггс бозонының булуы ачыкланса, Аллаһка иман китерергә һәм исламга килергә вәгъдә бирде. Мин исә, иман китерү өчен бозон (мизгел эчендә таркалып юкка чыга торган элементар кисәкчә. – Авт.) ачылуны көтәргә кирәкми, табигатьтәге безгә иң гади булып тоелган һәр нәрсәнең Зур акылга буйсындырылган гаҗәп төзелешкә ия икәнен күзәтү дә җитә, дигән фикерне алга сөрдем.

 

Безнең бәхәс, күрәсең, 2012 елга кадәр үк барган, чөнки Хиггс бозоны шул елда ачылды. Питер Хиггс (бозон шуның исеме белән атала, чөнки аның булуы турында гипотезаны беренче булып әйтә. – Авт.) 2013 елда Нобель премиясе алды. Хиггс бозоны ачылу шуны раслады: ул безнең Галәм яши алсын өчен кирәк булган нәкъ тиешле кыйммәткә «көйләнгән» булып чыкты. Физиклар «хаос һәм очраклы тайпылышлар» табарга өметләнгән иде, әмма моның урынына гади аңлатуга бик үк бирелми торган гаҗәеп төгәллеккә тап булдылар. Гадәттән тыш камил булганга күрә аны «Аллаһ кисәкчәсе» дип атап йөртәләр дә. Хиггс бозоны ачылуны көткән галим иман китерде, үз акчасына мәчет салдырды… Хәзер кайчандыр без аралашкан социаль челтәр тыелгач, аның белән элемтә бетте инде.

 

Язманың кереш өлеше бик озынга китте, укучы өчен ул катлаулыдыр да, мөгаен. Мин хәзерге заман фәненең бер дә атеистлар, материалистлар файдасына булмавын әйтергә генә теләгән идем. Безнең аңга сыймаслык Галәм турында түгел, без үзебезнең тәнебез, анда бара торган процесслар турында да бик аз беләбез. Әйтик, балага узган хатынның эчке әгъзалары зарарланса, кендек аша баланың кәүсә күзәнәкләре шул урынга юнәлә һәм ананы дәвалый. Бу биологик процесс әлегә кадәр өйрәнелеп бетмәгән. Әмма факт: табиблар кайбер чирләр вакытында хатыннарга бала табарга кушалар. Кем көйли менә бу нәрсәне? Яисә табиблар кысыр дип диагноз куйган хатын тәрбиягә бала алса һәм аны риясыз тәрбияләсә, гадәттә үзе дә бала таба. Изгелеккә яхшы җавап каян килә?

 

Менә баш мие бар. Бик катлаулы әгъза, шулай бит? Адәм балалары, күпме тырышып та, аңа тиң компьютер ясый алганнары юк. Без, баш мие уйлый, дип әйтергә күнеккәнбез бит инде. Россия Фәннәр академиясенең Баш мие институтын җитәкләгән академик Haталья Петровна Бехтерева бөтенләй башка төрле фикер әйтә. Озак еллар буе баш миен өйрәнгәч һәм шул юнәлештә эшләүче башка галимнәр белән аралашкач, ул менә мондый идеяне раслый: ми ул – фикерне тотучы җайланма гына. Әйтик, радиоприемник шикелле. Бер әңгәмәсендә ул менә шундый сорау куя: «Баш мие аңны тудырмый, ә аны бары тик кабул итеп укый гына» дигән фикергә сез ничек карыйсыз?» Кайберәүләр, академик Бехтерева мистика белән шөгыльләнә, дип әйтергә ярата. Әмма ул бу фикерендә ялгыз түгел. Нобель премиясе лауреаты Джон Эклс (аңа бүләкне нейроннарда сигналларның ничек тапшырылуын өйрәнгән өчен бирәләр): «Кеше мие мәгълүматны кабул итүче генә (акцептор) булып тора», – дип әйтә.

 

Роджер Пенроуз дигән галим бар. Шулай ук Нобель премиясе лауреаты. Дөрес, мәртәбәле премияне ул баш миен түгел, галәмдәге кара тишекләрне өйрәнгән өчен ала. Әмма ул анестезиолог Хамерофф белән бергә баш миен дә структур рәвештә өйрәнә һәм «аң ми продукты түгел» дигән нәтиҗә ясый. Ул тагын «синең уйларың, кичерешләрең, аңның һәр мизгеле мәңге саклана, беркайчан да юкка чыкмый» дигән фикерне дә кыю әйтә.

 

Шушы урында автор тукталыш ясый. Ул тагын бик күп зур галимнәрнең аң, баш мие турында фикерләрен китерә алыр иде. Шунысы кызык: Бехтеревадан башкаларның берсен дә мин әле бер атна элек кенә белми идем. Еш кына миннән ул кадәр мәгълүматны каян алуымны сорыйлар. Әйтик, бу темага язарга дигән уй тууга, каяндыр нәкъ шул темага мәгълүмат ява башлый. Интернетны ачтың, нәкъ шуңа кирәкле материалларга тап буласың, уйламый гына бер китап ачасың, сиңа кирәкле мәгълүмат, чекерәеп, күзеңә керә. Бу хакта хәтта фәнни теория дә бар. Мин үзем яшьлектә күп еллар буе иҗат процессын өйрәндем, шул темага диссертация якладым. Иҗат сер булудан туктамады.

 

Бу темага язу өчен этәргечне Коръәндәге ике аятьтән алдым. Берсе «Кеше» сүрәсенең 30 нчы аяте, икенчесе «Тәквир» (Чорналу) сүрәсенең 29 нчы аяте. Аларның икесендә дә Аллаһ теләмәгәнне кешенең тели дә алмавы турында сүз бара. Юк, автор һич кенә дә ул аятьләрне тәфсир кылырга җыенмады. Белеме җитми чөнки. Тик темга алыну белән, баш миенә бәйле мәгълүмат туплана башлады. Шул хакта гына әйтергә теләдем. Бехтерева да шул хакта сүз алып бара: илһам читтән килә, ди. Аның тагын бер кыйммәтле фикере бар: үзегезне гел яхшылык турында уйларга гадәтләндерегез, ди. Монда инде сүз «йөрәк» дигән нәрсәгә барып тоташа. Үзара бәйле булса да, анысы башка тема.

                        

        

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре