Газетага язылу

«Күз яшьләре капкасы» ябылганда

АКШның иң эре нефть компаниясе саналган «Шеврон» җитәкчелеге һәм башка эре компания башлыклары алар инде берничә ай дәвамында кисәтеп килгән энергетик кризис башлануын игълан итте. Согуд Гарәбстанындагы «Көнчыгыш–Көнбатыш» нефть үткәргеченә һөҗүм базарны тәүлегенә 2,5 млн баррель нефтьтән мәхрүм иткән, ә мондый шокларны йомшарту өчен булган резервлар инде беткән.

 

АКШта нефть бәясе өч атна эчендә 19 процентка күтәрелеп, барреле 101 долларга җиткән. Дизель ягулыгы да рекордлы дәрәҗәдә – галлоны 6,23 долларга кадәр кыйммәтләнгән. Чагыштырыгыз: февраль башында 1 галлон дизель 3,68 доллар булган. «Ватаным» хәбәрчесе мәгълүматны АКШ Энергетика мәгълүмат идарәсе (EIA) чыганакларыннан алды. Ягулык бәясе кыска вакыт эчендә 1,69 тапкырга күтәрелгән. Углеводород бәяләренең ракета тизлеге белән югарыга күтәрелүе Һүрмүз бугазы һәм Бәб-әль-Мәндәб тирәсендәге хәлләргә бәйле. Бигрәк тә соңгысы – Бәб-әль-Мәндәбкә бәйле вакыйгалар спирале бөтерелү дөньякүләм энергетик кризис быргысының каты кычкыруына этәрә. Бугазның исемен татарчага тәрҗемә итсәк, «Күз яшьләре капкасы» дигән мәгънә килеп чыга. Бу исем үз мәгънәсен якын арада аклар шикелле, чөнки энергетик кризис зур финанс кризисы һәм җитештерү кризислары өстенә ятып, глобаль масштабтагы турбулентлык вәгъдә итә.  

        

Узган гасырның 70 нче елларында моңа охшаган кризис бер тапкыр булган иде инде. 1973 елның октябрендә Гарәп–Израиль сугышы башлангач, Американың Израильгә хәрби ярдәм күрсәтүенә протест йөзеннән, гарәп илләре нефть чыгаруны киметте һәм катлаулы хәлләр башланды. Әмма ул чакта хәзерге кебек бурычлар мөшкеллеге дәүләтләрнең бугазыннан тотмаган иде әле. Планета буйлап зур сугыш учаклары да дөрләми иде. Гарәп илләре бердәм рәвештә Израильгә каршы чыгыш ясады. Мөселманнар яшәгән бер генә ил дә ачыктан-ачык Тель-Авив белән хезмәттәшлек итмәде. Гарәпләр күп санлы булса да, начар коралланган иде. Шуңа күрә алар үзләренең төп коралы булган нефтьне генә файдалана алды. Әмма 1975 елда Согуд короле – нефть эмбаргосының төп авторы булган Фәйсал ибн Габделгазиз Әл Согуд астыртын рәвештә үтерелгәннән соң, энергетик кризис проблемасы артка чикте.

        

Бүген вазгыять бөтенләй башка. Рәсми гарәп лидерлары ачыктан-ачык һәм яшерен рәвештә дә Израиль белән хезмәттәшлек итә. АКШның кораллы ярдәменә таяналар. Әйтик, Согуд армиясе югары технологияле АКШ очкычлары, ракеталары, калканлы техникасы белән шыплап тулган. Әмма мәйданга бөтенләй башка көч – ярым рәсми булган гыйсъянчы хөсиләр армиясе аяк басты. Гарәпләр арасында бу – ХАМАСтан тыш, Израильгә каршы кораллы көрәш алып барган бердәнбер көч. Мәсьәләнең катлаулы ягы шунда: хөсиләр – шигыйлар. Шигыйлар белән сөнниләр арасында каршылык гасырлар буе килә һәм еш кына канлы бәрелешләргә сәбәп була. Хөсиләр шигый Иран белән хезмәттәшлек итә. Бу аларга корал белән тәэмин ителү ягыннан аеруча әһәмиятле. Әмма хөсиләр дини карашлары ягыннан фарсы шигыйларга караганда, сөнни гарәпләргә күпкә якынрак торган зәйдчеләр мәзһәбенә карый. Бу мәсьәләләрнең нечкәлекләрен аңлау эчке гарәп каршылыкларына төшенү өчен әһәмиятле, чөнки оешып килгән зур дөньякүләм кризис, һичшиксез, нефть акчасына көн күрә торган гарәп монархияләрендәге хәлне кискен катлауландырачак.

 

Монда гаҗәп бер каршылык туа бит инде: котырып үсә торган нефть-газ бәяләре гарәп илләренә дивидендлар бирми, чөнки экспорт мөмкинлекләре чикләнде. Көнбатышта көчәйгән инфляция исә азык-төлеккә һәм башка товарларга бәяләрне күтәрәчәк. Төп куллану товарларын импортлый торган нефть державаларына халыкның югалтуларын компенсацияләргә кирәк булачак. Моннан уналты еллар тирәсе элек «гарәп язы» башлангач, Согуд короле үз иленә килеп төшкән очкынны сүндерү өчен халыкка бюджеттан мул акча бүлеп бирде. Мөмкинлекләре бар иде. Бүген ул мөмкинлек бетеп килә. Гарәпләрнең резервтагы акчасы нигездә АКШ облигацияләрендә. Америка облигацияләр өчен түләү мөмкинлеген югалтып килә. Энергетик кризис Үзәк банкларны ставканы күтәрергә этәрәчәк. Инфляциягә каршы торуның башка юлын алар белми. Ставка күтәрелү бурычлар буенча дефолтны якынайтачак. Гарәп лидерларының хәлен күз алдына китерегез: бюджет бүген үк дефицитлы, кытлыкны каплау өчен кирәкле резервлар көннән-көн өметсезләнә бара. АКШ ярдәменә исәп тоту күлгә таяну шикелле. Трамп бүген үк согудларның хөсиләргә каршы сугышына ярдәм итүдән баш тартты. «Хөсиләр миңа шалтыратты, безгә тимәскә вәгъдә бирделәр», – диде. Чынлап та, Бәб-әль-Мәндәб аша хөсиләр бары тик Согуд корабларын гына уздырмый. Һәм Израильгә баручыларны да инде. Алар тырышлыгы белән Израильнең Эйлат порты бүген үле хәлдә.

        

Соңгы берничә көн эчендә хөсиләр яшен тизлегендә һөҗүм оештырып, Йәмәннең Кызыл диңгез ярын яулап алды. Төп портлар шулар кулында, стратегик яктан әһәмиятле утраулар да. Согуд Гарәбстаны европалыларга һәм башка кайбер кулланучыларга нефть озата алмавын рәсми рәвештә хәбәр итте инде. Башкаласы Санада булган хөсиләр белән Әр-Рияд арасында хәл кискенләшә. Соңгы сәгатьләрдә Мәккәгә таба очкан хөси пилотсыз очкычы бәреп төшерелде, һәм Әр-Рияд моны кызыл сызык дип атады. Аңлашыла инде: Мәккәгә һөҗүм итү – мөселманнар өчен ахыргы эш, рөхсәт ителмәслек хәл. 2017 елда хөсиләр шул юнәлештә бер ракета очырганнар иде инде. Израиль чыганаклары, ЦАХАЛның (Израиль армиясе) Генераль штабы җитәкчесе Эяль Замир үткән атнада Германиядә Согуд армиясе һәм тагын 6 гарәп иленең хәрби җитәкчеләре белән очрашты, дип хәбәр итә. Бу яшерен очрашуны гарәпләр яшерә, гыйбриләр, күрәсең, махсус фаш итә. Очрашуның төп темасы – хөсиләргә каршы тору. Рәсми гарәп лидерларына бер дә абруй өстәми монысы. Гарәп урамнары ярсый башласа, моны искә төшерергә мөмкиннәр. Җиңү артыннан җиңү яулаучы хөсиләрнең гарәп массаларында популярлыгы арта. Гавам аларны Израильгә каршы тора торган көч итеп кабул итәчәк. «Күз яшьләре капкасы» бик зур хәсрәт чыганагына әверелергә һәм кайгы яше түгелүгә сәбәп булырга ихтимал.

                                                                                                                          

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре