Татарстан тормышның матди дәрәҗәсе буенча Россия күләмендәге рейтингта 15 нче урыннан 12 нче урынга күтәрелде. Идел буе федераль округында исә без – лидер, ягъни теләсә кайсы якын күршеләргә караганда яхшырак яшибез. 12 нче урын беренче карашка бик югары түгел шикелле. Ләкин игътибар итегез: Мәскәү – 9 нчы урында, Санкт-Петербург – 11 дә. Димәк, без икенче башкаладан бер генә баскычка түбән. Лидерлар исә – Ямал-Ненец автоном оругы, Ханты-Манси автоном округы, Югра һәм Чукотка автоном округлары. Рейтингта халыкның керемнәре, төп товарлар һәм хезмәтләр җыелмасының бәясе, кертемнәр күләме, фәкыйрьләрнең күпме булуы һәм ипотека алу мөмкинлеге исәпкә алына.
Якын күршеләрнең рейтингтагы урынын карыйк. Бездән соң иң яхшы күрсәткеч – Түбән Новгород өлкәсенеке. Ул – 17 нче урында. Самара өлкәсе – 31; Удмуртия – 41 (узган ел 38 нче урында булган); Башкортстан – 59 (үткән ел 52 нче урында булган), Чувашия – 65, Мари-Эл – 72 нче урында.
Илкүләм рейтингта иң соңгы урын – Ингушетиянеке. Нибары 3,41 балл җыйган. Татарстан баллы үткән ел 65,39 булса, быел – 77,36. Саннарга карап, ингушларның тормыш дәрәҗәсен чагыштыра һәм чамалый аласыз. Рейтинг Росстат һәм Үзәк банк мәгълүматларына таянып, РИА Новости тарафыннан эшләнгән.
Салым федераль хезмәте соңгы дүрт елда россиялеләрнең рекордлы рәвештә баеганын хәбәр итә. 2022 елдагы белән чагыштырганда айга 200 мең сумнан күбрәк алып эшләүчеләр саны, ике тапкыр артып, 1,74 миллионнан 3,9 миллионга җиткән. 12 миллион россияле 100 меңнән 200 мең сумга кадәр хезмәт хакы ала икән. Бу саннарга төрле күзлектән карап була, билгеле. «Стакан яртылаш тулы» дип карасаң – күңелле, «стакан яртылаш буш» дисәң – моңсу. Россиядә эш яшендәгеләр саны 83,48 миллион булуын искә төшерсәң, 15 миллионлап кешенең генә ярыйсы керем алуы «рекордлы рәвештә баю» дигән төшенчәдән ерак тора. Саннарның башка төрлесе дә бар бит. «Финансы Mail.ru» язуынча, россиялеләрнең 60 проценты кредитсыз суыткыч яисә кер машинасы сатып ала алмый. Миллионлаган кешенең керемнәре рәсми фәкыйрьлек чигеннән югарырак, әмма акчалары төп продуктларга, даруга, ТКХга һәм башка төп чыгымнарны түләргә җитми.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез