Газетага язылу

Нефть ташу кыйммәтләнә

Үткән атнаның иң яңгырашлы вакыйгасы, әлбәттә, Дубайдан Тель-Авивка очкан Flydubai FZ1073 рейсы самолетындагы хәлләр булды. Boeing самолеты кабинасында икенче очучының командирга һөҗүменнән соң килеп чыккан вазгыять җаваплардан бигрәк сораулар уята. Әйтик, очучылар самолетка нәкъ гадәти пассажирлар кебек үк металл эзләгеч аша үтеп керә, пычак алып керү ихтималы нульгә якын. Гаепләнүче Хамам әл-Хаммаминың «LinkedIn»дагы аккаунтында ул кулга алынганнан соң материаллар пәйда булу да сораулар уята. Пассажирлар арасында идарәне үз кулына алырга әзер булган экипаж утыру да –  кызык факт. Социаль челтәрләр шуңа күрә вакыйганы «цирк», «начар оештырылган спектакль» дип бәяләде. Нетаньяхуның вакыйганы сайлау кампаниясе өчен пиар буларак файдалануы да күзгә чекерәеп кереп тора.

Глобаль сәясәт динамикасы Дубай–Тель-Авив рейсы инцидентын арткы планга күчерер төсле. Планетада ягулык кризисы көчәя. Аның нигезендә Якын Көнчыгыш драмасы һәм Россия–Украина конфликты ята. Хөсиләрнең Согуд Гарәбстанындагы нефть инфрастуктурасына һәм нефть эшкәртү заводларына һөҗүме дәвам итә. Сәүдә корбаларына Һүрмүз бугазы аша үтү һаман да хәвефле. Нефть ташу бәясе 1000 процентка артты, диләр. АКШның төп нефть штаты Техаста, дизель ягулыгы җитмәү сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан ителде, дигән хәбәр күренде. Гарәп социаль челтәрләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ягулык салу станциясендәге машиналар чиратын элә. Көнбатыш дәүләтләре сатуга дизель ягулыгының стратегик запасларын чыгарды.

БМО экспертлары глобаль ягулык кризисының тирәнәюен кисәтә. Алар исәпләвенчә, дөньяда ягулык бәяләрен тотрыклы тоту өчен бирелә торган дәүләт субсидияләренең гомуми күләме быел ук триллион доллардан артып китәчәк. Халыкара экспертлар, иң начары әле алда, чөнки дөньядагы кораллы конфликтлар туктамый, ә аларның нәтиҗәләрен йомшарту өчен булган резервлар көннән-көн кими, дип белдерә.

Бразилиядә Президент сайлау үтте. Гамәлдәге Президент Лула Да Силва, беренче турда үзенең оппоненты, элекке Президентның улы Флавиу Болсонарудан аз гына калышып, икенче турга үтте. Лула сайлау алдыннан гына: «Без экватордагы шельфта тагын да күбрәк нефть таптык. Аның масштабларын сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз. Әгәр барысы да без фаразлаганча килеп чыкса, анда нефтьнең гаять зур күләме булыр. Трамп көнләшүдән үлә язар...» – дип белдергән иде.  Лула Да Силва белән Трамп мөнәсәбәтләре катлаулы, ә менә Болсонару – трампчы позициясендә. 25 октябрьдә үтәчәк икенче турда кем җиңүе шуңа күрә глобаль базарлар өчен әһәмиятле.

                                     

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре