Газетага язылу

Фәләстыйн раввины Израильгә каршы

Социаль челтәрләрдә АКШның иң эре банк-финанс төркемнәренең берсе – JPMorgan нефть бәяләре буенча куркыныч график бастырды.

            Дөньядагы нефть запаслары бик тиз кими, ә сызык 6,8 билгесенә җиткәч, глобаль энергетика системасы таркалырга мөмкин дигән хәбәр таратыла. «Ватаным Татарстан» хәбәрнең төп чыганагын тикшерде. Чынлыкта, банкирлар алай ук драматик итеп тасвирламый хәлне. Запаслар 6,8 миллиард баррельдән кимесә, ягулык җитешмәү, бәяләрнең кискен үсүе күзәтеләчәк, нефть эшкәртү һәм ташуда физик чикләүләр куркынычы артачак, диләр. Төп чыганакта сүз шул хакта.

         Запасларның кимүенә төп сәбәп булып торган Якын Көнчыгыш кризисы исә дәвам итә. Кызыклы бер парадокс пәйда булды: Һүрмүз бугазы аша бүген сугыш башланганчыга кадәргедән күбрәк нефть ташыйлар. Иран танкерларга һөҗүм итеп, аларны сафтан чыгаруын дәвам иттерсә дә, Якын Көнчыгышның нефть державалары хәвефле машрут аша танкерлар озатуны туктатмаска булды. Бугаз аша үтү бик кыйммәткә төшә, билгеле. Иминиятләштерү өчен зур суммалар түләргә туры килә, танкерлар да аз сорамый. Танкерларны АКШ хәрби кораблары озатырга мәҗбүр. Бу да бушка түгел.

         Хөсиләргә каршы фронтта Согуд Гарәбстаны ярдәмендә рәсми Йәмән хөкүмәте уңышларга иреште дигән хәбәрләр таралды. Бәб-әл-Мәндәб бугазына контроль кире кайтарылды, диделәр. Ләкин шуның артыннан ук хөсиләрнең, контрһөҗүм ясап, Йәмәннең Президент советы гаскәрләрен һөҗүм башлаган Рас әл-Ара районына чигендерүләре турында оператив хәбәр дә килеп иреште. Кыскасы, төбәктә хәл киеренке. Хөсиләр Әр-Риядка һәм Согуд корольлегенең нефть объектларына уңышлы ракета һәм дрон һөҗүмнәрен дәвам иттерә.

         Көнбатышта икътисад кризисы бара инде: эшсезлек арта, күчемсез милеккә бәяләр төшә, җитештерү кими. Әгәр шулай булмаса, без нефть бәяләренең котырган үсешен күзәтер идек.

         Вакыйгаларны кузгатып җибәргән Израильдә соңгы көннәрдә зур җәнҗал купты. Фәләстыйндагы гаять катгый дини законнар буенча яшәүче (хәради) яһүдләрнең иң абруйлы рухи лидерларының берсе, 96 яшьлек раввин Дов Ландо «Израиль» дигән дәүләтнең легитимлыгын шик астына алды. Сиончылар армиясе солдатлары турында: «... Алар һәлак була, чөнки раввиннары аларга бозылган Тәүратны өйрәтә. Өстәвенә аларның күп кенә гамәлләре коткару өчен түгел, ә дәүләтнең абруе өчен эшләнә. Кешеләрне абруй өчен үтерәләр», – дигән фикер әйтте. Сиончылар дәүләтенең ялган оешма булуын исбатлап: «Гарәпләр идарә итсә, бөтенләй начар булмас иде, бу иң яхшы вариант булыр иде», – диде. Шулай итеп, вәгъдә ителгән җир (обетованная земля) теориясен әйләндереп каплады.

                                    

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре