Газетага язылу

Креатив икътисадны үстергәндә

14 сентябрь көнне Премьер-министр Михаил Мишустин 2036 елга кадәр креатив икътисадны үстерү стратегиясен раслады.

Ул вакытка илнең тулай эчке продуктында аның өлеше 7,7 процентка кадәр артырга тиеш. Росстат мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2020–2025 елларда креатив икътисад Россиянең бөтен эчке тулай продуктына караганда тизрәк үскән. ЭТП шул елларда 15,1 процентка арткан булса, иҗат индустриясе 55,8 процентлык ыргылыш биргән. ЭТПда аның өлеше 4,2 процентка җиткән.

 

Креатив икътисад – төп керем чыганагы кешенең иҗади идеясе, белеме, сәләте һәм интеллектуаль милке булган икътисад тармаклары җыелмасы. Гади итеп әйткәндә: җир асты байлыгын яки чималны түгел, ә идея һәм иҗади хезмәтне сатып, акча эшләү. Ул үз эченә кино һәм телевидение – фильм, сериал, анимация; музыка – җырлар, концертлар, музыка җитештерү; әдәбият һәм нәшрият – китап, журнал, электрон басмалар; сәнгать һәм дизайн – рәсем, график дизайн, мода, архитектура; компьютер уеннары, IT һәм цифрлы контент – мобиль кушымталар, сайтлар, цифрлы продуктлар; реклама һәм маркетинг; фото, видео һәм блогерлык, мәгълүмат һәм медиа-проектларны ала.

 

Әлегә Россиядә иҗат индустриясенең тулаем өстәлгән кыйммәтенең 80 процентка якынын 10 төбәк тәэмин итә, алар арасында Мәскәү аеруча зур өстенлеккә ия. «Алда хәл итәсе бурычлар арасында Россия төбәкләрендә кирәкле инфраструктура булдыру да бар. Шул исәптән бу эшне махсуслаштырылган мәйданчыклар, үсеш институтлары һәм креатив кластерлар аша башкару күздә тотыла», – дип белдерде Михаил Мишустин.

 

Хәзер Татарстанда креатив индустриянең ЭРПда (эчке төбәк продукты) өлеше якынча 4,1% дип күрсәтелә. Бу – креатив индустрияләрнең ВРПга якынча бәяләнгән өлеше. АСИ мәгълүматлары буенча, Татарстанда бу тармакларда 17,6 мең оешма, 38,3 мең хезмәткәр бар, ә оешмаларның кереме 142 млрд сум тәшкил итә. 2024 елда Татарстан тулай өстәмә кыйммәт ягыннан караганда Россия лидерлары арасында 4 нче урында тора. Татарстанның 2024 елдагы күрсәткече 2023 ел белән чагыштырганда 47,9 млрд сумга арткан. Ягъни үсеш якынча 41% булган.

 

Безгә татар телле иҗат индустриясе үсешенә әһәмият бирергә кирәк.

                                     

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре