Иран белән Американың тыныч килешүе тагын бер ил өчен файдалы түгел. Бу уңайдан «Российская газета» «Бочка дохода. Почему России нежелательна нефтяная сделка США и Ирана» дигән исем астына язма бирә. Аңлашыла инде: Иран һәм Америка уртак тел тапса, кара алтын бәясе түбәнгә китәчәк. Әле нефть бәяләре югары торганда да ил бюджеты кытлыкта, икътисад рецессиягә кереп бара. Россия бюджетын тагын бер нәрсә кыен хәлгә куя. Сум ныгый. «Долларның бер сумга арзанаюы нәтиҗәсендә, бюджет ай саен 100–150 миллиард сум югалта», – дип яза«Известия». Соңгы көннәрдә сум зуррак тизлек белән ныгый, еллык югалту берничә триллион сумга җитә, димәк.
Башка елларда кризис башлануга, хөкүмәт аның авырлыгын, валюта түнтәрелеше ясап, халык җилкәсенә күтәртә иде. Бу юлы алай эшләми. Халык өчен шәп нәрсә бу, чөнки импорт товарлар очсызлана. Әмма икътисад түнтәрелеше бюджет дефициты белән янәшә бара башлый. Бу хакта федераль матбугат: «Нынешнее противоборство между бюджетной и денежной политикой, то есть противостояние ЦБ и правительства, обещает ухудшение макропоказателей», – дип яза. Россия икътисадында системалы кризис башлануы турында инде рәсми матбугат чаң суга икән, аның сәбәбе доллар белән сумның бил алышуында гына түгел. Инвестицияләр юк, ихтыяҗ кими, халыкны билләрне кысып буарга мәҗбүр итәләр. Болар барысы бергә җитештерүнең кимүенә китерә. Чамасыз зур салымнар һәм банк процентлары егылганны типкәләү ролен үтиләр.
Алдагы елларда икътисадның аерым тармакларына күп итеп акча бүлү дә үз сүзен әйтә. Ипотека кредиты хисабына ясалма үстерелгән төзелеш тармагы авыр хәлдә. Мәскәүдә торак бәясе төшә башлады, дигән хәбәрләр ишетелә. Син биш бәясенә төшереп, кредит түлисең, ә фатирлар арзаная. Мондый шартларда акыллы кеше бурычка фатир алмаячак. Торак базарының кризисы нәкъ менә шулай башлана да инде. Төзелеш кимү чылбыр реакциясе китереп чыгара: башка тармаклар да түбәнәя. Бюджет керемнәре кими. Дума депутатлары Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәкләрдән дәвалау өчен чыгымнарны Финанс министрлыгы рөхсәт иткәнгә караганда дистә тапкырлар күбрәк тотарга таләп итүен тәнкыйтьлиләр. Төбәкләр соңгысын тыңларга мәҗбүр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез