Магнит кырының тынычсызлануы өлкәннәргә генә түгел, хәтта сабыйларга да тәэсир итә. Кайберәүләргә «бер гаепсез» кискен үзгәрешләр берничә көнлек «мәхшәр»гә әйләнү генә түгел, ә гомерләренә куркыныч тудыруы белән дә хәтәр. Соңгы вакытта еш кабатлана торган мондый чорны ничек җиңелрәк уздырырга соң?
Табиб әйтә
Табиб-невролог Екатерина Демьяновская сүзләренчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, югары кан басымыннан интегүчеләргә, шулай ук өлкәннәргә һәм йөкле хатын-кызларга магнит давылы һәм һава торышындагы кискен үзгәрешләр вакытында аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Белгеч бу көннәрдә организмга көч китермәскә кирәклеген искәртә: тәүлегенә кимендә 7 сәгать йокларга, күбрәк ял итәргә. Еш һәм күп итеп чиста су эчәргә кирәк, ул кан басымын көйләргә, баш авыртуын киметергә ярдәм итә. Ә менә кофеиннан баш тарту яхшырак, чөнки ул йөрәк һәм кан тамырларына төшә торган йөкне тагын да көчәйтә.
Табиб организмда авыр эшкәртелә торган ризыклар кулланмаска, күбрәк яшелчә, шулай ук магний һәм калийга бай ризыкларга өстенлек бирергә куша.
«Гипертониядән интегүчеләргә артериаль кан басымын даими үлчәп торырга һәм, кирәк булганда, табиб кушканча, даруларны үзгәртергә», – дип киңәш бирә табиб.
Түз, йөрәгем!
Атмосфера басымының түбәнәюе (циклон) һәм атмосфера басымының күтәрелүе (антициклон) һәм магнит давыллары кан басымы белән интегүчеләр өчен куркыныч булса, түбән атмосфера басымы астма, йөрәк авырулы кешеләргә кыенлык тудыра. Аларга һава җитми, буыла башлыйлар, хәлләре китә. Түбән атмосфера басымы кан басымы түбән булган кешеләргә, ягъни гипотоникларга начар тәэсир итә. Аларда һава җитмәү, баш авырту күзәтелә. Ә атмосфера басымының күтәрелүен кан басымы күтәрелүчеләр авыр кичерә. Кан басымы 140/90 нан артканда инфаркт һәм инсульт куркынычы яный. Хәзер күп кенә яшьләрдә дә артериаль гипертония күзәтелә. Циклон вакытында шулай ук ашказаны-эчәк авырулары, буын авыртулар көчәергә мөмкин.
Нишләргә?
Циклоннар якынаюга, артериаль гипотоникларга кан басымын үлчәп, күзәтеп торырга кирәк. Суны еш һәм күп итеп эчәргә, контраст душ кабул итәргә, вакытында йокларга киңәш ителә. Кан басымы түбән булганнарга каһвә, женьшень, лимонник төнәтмәләре, бал белән бөтнекле чәй файдага булыр.
Антициклонны кан басымы югары булган кешеләр авыр кичерә, бу вакытта кан хәрәкәте тизлеге тәэсирендә кан басымы арта. Бу очракта табиб кушкан даруларны һава торышында үзгәрешләр сизелүгә кабул итү кирәк. Кан басымы күтәрелеп, хәл китү, йокы килү, апатия, баш авырту башланганда иң яхшы дәва – йокы. Мондый вакытта көч таләп итә торган эшләрдән һәм физик күнегүләрдән тыелып тору хәерле. Эмоциональ яктан да үзеңне тыныч тотарга, кәеф китүләргә юл куймаска тырышырга кирәк.
Дөрес туклану да – дәва
Кан басымы күтәрелгәндә тозлы ризыклар ашамаска тырышырга кирәк. Тоз организмдагы сыеклыкны тоткарлый, циркуляцияләнә торган кан күләмен арттыра һәм кан басымының тагын да югарырак күтәрелүенә китерергә мөмкин. Гипертоникларга кан басымы күтәрелгән вакытта каты чәй, каһвә эчүдән тыелырга, ә үлән чәйләре, гөлҗимеш төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Сәламәтлеккә начар тәэсир итә торган көннәрдә йөзем, пешкән алма, күрәгә, банан ашау файдага булыр. Алар калийга бай һәм вегетатив-нерв системасына яхшы тәэсир итә, адреналин тәэсирен түбәнәйтеп, кәеф китүләргә бирешмәскә ярдәм итә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез