Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа бары 10 яшь кенә булган. Авылдагы мәктәпнең 3 нче сыйныфын тәмамлаганчы ук, яз көне басуга чүп утарга чыгаралар.
– Безнең өстә киндер күлмәк, аякта чабата иде. Бишмәтнең дә тышы киндердән. Бала-чагаларның кайберләре, өсләренә кием булмау сәбәпле, мәктәпкә укырга йөри алмыйча, мич башында җылынып утырдылар хәтта.
Ә карлы су вакытында күтәртмәле чабата кидек. Ягъни чабата астына ике агач шакмак беркетелә иде. Ләкин барыбер су аның эченә керә дә чыгып та китә иде. Ничек авырмаганбыздыр, бик чыныккан балалар булганбыз инде, күрәсең. Без мәктәпкә октябрь уртасында, ягъни колхозда урып-җыю, бәрәңге алу эшләре беткәч кенә бардык. Иртә яздан көзгә кадәр, көчебез җиткәнчә, әни-апаларга ярдәм иттек: чүп тә утадык, җитен белән борчакны кул белән җыйдык. Күтәрү-төшерү эше булмагач, алары күбрәк безнең кебек кечкенә балаларга эләкте. Өлкәннәр басуда печән чапты. Печән чапкан кешегә көненә 200 грамм ипи бирделәр. Без – кечкенәләр дә, чалгы күтәреп, печән чабарга бара идек. Әниләр белән бергә басуда йоклаган чаклар да булды. Ләкин көч җитми иде шул, шуннан безне куып та кайтаралар иде. Елый-елый кайтканнар әле бүгенгедәй хәтеремдә, – дип сөйли 96 яшьлек әби.
Кыскасы, ул чорда бөтен эш кул көченә корылган була. Шуңа күрә кечкенә чактан ук аның эшкә җигелүенә һич аптырарлык түгел.
– Яз көне өшегән бәрәңге җыеп, аңа алабута орлыгы кушып, күмәч пешерә идек. Халык телендә «черегән бәрәңге» дип аталса да, кышны балчык астында уздырып өшегән, бик тәмле бәрәңге була иде ул. Ап-ак булып әле дә күз алдында тора. Аны киптереп, уып, күмәч итеп тә пешердек. Чыпчык кузгалагы җыеп та күмәч пешерә идек. Хәзер ул басуларда бик күренми дә бугай инде. Аның үзен түгел, орлыгын уып, он ясый идек.
Аннан какы, кузгалак, акбаш үләннәрен ашый идек. Бу үләннәрнең үзләрен генә түгел, күбесенчә, барысын да бәрәңге белән бергә кушып ашадык.
Ярый әле иртә яздан караңгы көз җиткәнчегә кадәр ашар өчен кычытканнан башлап, төрле үләннәр була иде. Шуларның файдасыдыр: шушы көнгә кадәр җиттем, – ди ул. – Хәзерге буынга андый кыенлыклар килмәсен иде инде. Сугыш вакытлары искә төшкәч, йөрәкләр сыкрап куя. Бу көннәрне дә күрдем бит. Шөкер, бик күп итеп бирде Раббым гомерне.
Хәмит Бадиков
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез