Татарстан Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына әзерлек һәм аны бәйрәм итү, 2026 ел – республикада Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елын үткәрү буенча оештыру комитетлары утырышы узды. Төп эшләр турында вице-премьер Ләйлә Фазлыева сөйләде.
– Бүген Татарстанда 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Шул исәптән, 92 фронтовик исән-сау. Россия Президенты Указы нигезендә, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да бер мәртәбә бирелә торган түләү алды. Моннан тыш, ветераннарга Татарстан Рәисе исеменнән азык-төлек җыелмасы һәм котлау открыткалары бирелде, – диде ул.
Татарстан Премьер-министр урынбасары билгеләп үткәнчә, өлкән яшьтә булгач, сугыш ветераннары өчен төп ярдәм – социаль-медицина хезмәтен күрсәтү. «Бүген республикада 913 ветеран өйдә ярдәм ала, 25 кеше интернатларда яши», – диде Ләйлә Фазлыева.
Вице-премьер әйтүенчә, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысасындагы төп чаралар планында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмгә аерым игътибар бирелә. «Бүген Татарстанда 3,5 меңнән артык СВО ветераны яши, аларның ил иминлегенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Республикада яраланган хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтү өчен дүрт клиника базасында 460 ятак урын тәэмин ителгән. Аларны тернәкләндерүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен республикада кирәкле бөтен ресурс базасы бар», – диде ул. Бу хакта сөйләгәндә Ләйлә Фазлыева СВОда катнашучылар арасында былтыр июльдә Казанда тәүге тапкыр узган һөнәри осталык буенча чемпионатны да искә алды. «Быел җәй икенче чемпионат үткәрергә ниятлибез. Илнең 86 төбәгеннән 870 гариза килде инде», – диде вице-премьер. Ләйлә Фазлыева махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә дә тукталды. «Бүген СВОдан кайтучыларның 70 проценты эш белән тәэмин ителгән. Кызганыч, эшлисе килмәгәннәрне, моңа кадәр хөкем ителгәннәрне эшкә урнаштыру кыен. Психологлар белән эшлибез», – диде ул.
Утырышта тарихи хәтерне саклау һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү турында да сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы өч елда республикада ветераннар саны ике тапкыр кимегән. Татарстан Рәисе һәр ветеранга аерым игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә өндәде. Ул СВОда катнашучылар истәлегенә багышланган хәтер үзәге төзү проектын да игътибар үзәгендә тотарга кушты.
– Фронт сызыгыннан кайтучыларга тыныч тормышка яраклашырга ярдәм итәргә кирәк. Безнең тарафтан медицина һәм социаль тернәкләндерүне дә кертеп, күпсанлы ярдәм чаралары булдырылды. СВОдан кайтучыларның һәр мөрәҗәгатен игътибар белән һәм тиз арада карарга кирәк. Бу мәсьәләне район башлыклары шәхси контрольгә алырга тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе сүзләренә караганда, республикада волонтерлык хәрәкәтләрен һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү юнәлешендә эшне көчәйтү дә мөһим. Бүген бездә СВОда катнашучыларга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүче меңләгән иреклеләр эшли. «СВОда һәлак булганнарның һәм демобилизацияләнгән ветераннарның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү өчен гамәлдәге волонтерлык инфраструктурасын эзлекле рәвештә җайлаштырырга кирәк. Үсеп килүче буынның тәкъдимнәрен хуплау, Ватанны саклаучылар турында кайгыртуга юнәлдерелгән балалар һәм яшьләр проектларына ярдәм итү зарур. 2026 ел Россиядә – Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда – Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысасында билгеләнгән барлык чараларны лаеклы рәвештә башкарып чыгарга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез