«Мин татарча укыйм» | Әнием ялгышмаган

Бүген татар мәктәп һәм гимназияләренең исеме җисеменә туры киләме? Белем йортларында аралашу мохите нинди? Дәресләр туган телдә уздырыламы? Шул уңайдан газета битләрендә «Мин татарча укыйм» дигән сәхифә ачып җибәрәбез. Таныштыруны  барлык фәннәрне татарча укытучы  Казандагы  2 нче гимназиядән башлыйбыз. Әлеге  уку йорты быел август киңәшмәсендә «Татарча онлайн мәктәп» дигән яңа проект та тәкъдим итте. Тагын нинди үзгәрешләр бар?

Көчле, милли җанлы директор Камәрия Хәмидуллина җитәкләгән татар мәктәбе үз кыйбласына тугры калганмы? Уку йорты ишеген ачканда, иң беренче күңелдә шул сорау туды. Гимназияне  ике ел  инде башкаладагы 13 нче гимназиясенең элеккеге директоры  Рамил Гайнуллин җитәкли. Хәзерге вакытта  биредә  870 укучы белем ала, балалар бакчасына 160  сабый йөри. Гимназиядә барлыгы 67 укытучы белем бирә. Барысы  да ике телне яхшы белә, төрек, гарәп, инглиз телләрен дә өйрәнәләр.

Без килгәндә, укучылар дәрестә иде. Тәнәфесне көткән арада  вахтада утыручы  Люция апа Салихова белән  сөйләшеп алдык. Заманасында татар мәктәпләрендә директор һәм урынбасар булып эшләгән милли җанлы кеше ул. Пенсиядәге ханым монда 11 ел  тәртип саклый. Һәр баланы исеме белән белә.

– Камәрия Зиннуровна миңа: «Син монда вахтер түгел, генераль директор», –  дигән иде, менә шуңа алданып утырам, – дип елмайды 72 яшьлек Люция ханым. Иң беренче булып балаларның әдәбенә тукталды ул. Әллә кайдан «исәнмесез!» дип исәнләшәләр икән үзләре. Тәртипсезләргә монда урын юк. Мәктәпкә  балаларны сагынып киләм, ди.

– Татарча ишетү генә түгел, монда шул казанда кайныйсың. Дәресләр татарча  уза. Кайбер укучылар  үзара русча да аралаша. Рус егетләре дә бар. Өченче ел Кирилл, быел Александр  укып бетереп чыгып китте. Александрның әнисе: «Саша татар  инде ул, үзебез татармы, русмы, хәзер инде белмибез», – ди. Өйдә рус телендә сөйләшсә дә, гадәтләр татарчага әйләнгән,  – ди  Люция апа.

Балалар  татарча аралаша, шул ук вакытта русча сүзләр дә яңгырап китә. Мәктәп ишегалдында күзәтелә бу. Балаларын мәктәпкә озатучы әти-әниләрне дә туктатып сөйләштек. Алар ул-кызлары белән татарча аралаша. «Бу гимназияне сайлаганга, шатланып туя алмыйбыз. Уку да, тәртип тә канәгатьләндерә», – диеште алар.

 «Татарча онлайн мәктәп»

Гимназия менә шундый исемдәге яңа проект тормышка ашыра башлады.  Төрле фәннәрдән төшерелгән татарча видеодәресләрне хәзер башка төбәкләрдәге укучылар һәм укытучылар да файдалана.  «Татарча онлайн мәктәп» платформасын төзүче, директорның мәгълүматлаштыру буенча урынбасары Рөстәм Гыймранов әйтүенчә, математика, физика, химия  һәм башка фәннәрдән барлыгы 200дән артык видео дәрес төшерелгән.  Бу эш алга  таба да дәвам итәчәк. Дәресләр БДИда белгеч булган  тәҗрибәле укытучылар тарафыннан төзелгән.

– Кабатланмас проект бу. Аны булдыруда коронавирус вакытында дистантка күчү дә  бер этәргеч бирде. Шул ук вакытта чит төбәкләрдә дәреслекләр табу проблемасы да бар, булганнары да искерә. Шул хакта да уйладык. Хәзерге вакытта Самара, Чиләбе, Свердлау өлкәсе мәктәпләре  әлеге  онлайн дәресләрдән файдалана. Бу – өстәмә чыганак. Платформага теркәлергә кирәкми, аннан теләсә кем куллана ала, – дип аңлатты Рөстәм Гыймранов.

Татарстандагы район һәм шәһәр мәктәпләре дә әлеге проект  белән кызыксына икән. Ләкин әлегә районнар буенча йөреп җитешә алмыйбыз, диделәр. Белемен яңартырга теләгән һәркем өчен  дә файдалы булачак ул. Иң мөһиме: татар телен белергә кирәк.

«Бер авырлыгы да юк»

Гимназиядә укучылар татарча уку турында әнә шулай диде. Киресенчә, татарча уку  аларга фәннәрне  тагын да яхшырак укырга мөмкинлек бирә.

– Өйдә дә, мәктәптә дә татарча сөйләшәбез. Урамда – ике телдә. Бигрәк тә татар теле дәресләрен яратам. Бу мәктәптә 1 нче сыйныфтан бирле укыйм, –диде  6 нчы сыйныф укучысы Әдилә Зәйнуллина.

Алсу  Мирзаева бакчада  татар төркеменә йөргән. Шул вакытта ук әнисе: «Кызым, мин сине татар  мәктәбенә бирәм», – дип әйтеп куйган.  Әни бик дөрес эшләгән, ди Алсу.

Без кергәндә, 8 нче сыйныфта физика дәресе иде.  Сыйныфта – 20 бала. Барысы да татарча аралаша. Дәреслекләр дә татарча. Укытучылары  Рәдиф Сафиуллин бер ел элек Балык Бистәсе районыннан күченеп килгән.

– Дәресләрне татар телендә алып барам. Барысы да туган телдә фикерли. Кайберләре бигрәк әдәби итеп сөйләшә, мин алар кебек сөйләшә белмим. Татар теле шундый бәрхет тел бит ул.  Барыбызга да менә шул матурлыкка омтыласы иде, – ди Рәдиф Сафиуллин.

10 нчы сыйныфта  татар  теле әдәбияты дәресе иде. Әлеге фәнне алып баручы Гөлия Шакирова гимназиядә 18 ел эшли икән инде. Аннан балаларның китап уку-укымавы турында сораштык.

–  Укыйлар, иң мөһиме – аңлап укыйлар. 5 нче сыйныфтан әсәрләргә анализ ясарга өйрәнә башлыйбыз. Әдәбият әдәпкә, тормышка өйрәтә, – диде Гөлия Шакирова.

БДИ куркытмый

— Бездә, татар теле кирәкми, дигән бер генә әти-әни дә юк.  Киресенчә, тагын да күбрәк татар мохите булдырылсын иде, диючеләр бар. Татарча укыганга сынауны бирә алмадым, диючеләрне ишеткән юк.  Югары сыйныфларда терминнарны өч телдә дә  өйрәтәбез. Нәтиҗәләр ил һәм республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына кергән  яшьләр дә бар. Бер укучыбыз быел Төркиядә  белем ала, – ди  Рамил Гайнуллин.

Директор белдергәнчә, гимназиядә мохит – татарча. Әти-әниләрнең барысы да  татар телен сайлый. Татар теле атнага – ике, әдәбият бер дәрес керә. «Мин биш сәгать укытабыз дип мактана алмыйм.  Үзем татар теле укытучысы буларак әйтәм моны. Бөтен эшчәнлек татар телендә алып барылгач,  укучылар башка фәннәрдә дә татарча җавап бирәләр. Әмма укытучы буларак, әдәбиятка сәгатьләр күбрәк кирәк. Татар теленең матурлыгын, байлыгын ачып салу өчен бу гына җитми дип саныйм», – ди ул.

Быел республикада  татар теле сынавын  нибары бер генә укучы бирде. Ни өчен сездән бер генә укучы да сайламады, дип тә сораштык аннан.

– Узган ел бер укучы филология юнәлешенә укырга керде, быел андыйлар юк. Балалар үзләрен татар телен бирү дәрәҗәсен төрле бәйгеләрдә дәлилләп тора. Аларда ниндидер мохтаҗлык юк. Әмма патриотик як та  бар. Әгәр  туган телдән имтихан сайласалар, әлбәттә, сөенер идем. Әлеге сынауны бирүче балаларга вузга кергәндә төбәк дәрәҗәсендә өстәмә баллар бирсеннәр иде. Андый укучыларның тырышлыгын  бәяләү кирәк, – дигән фикердә ул.

Ничек үзгәртергә?

Директор белән әңгәмә барышында  мәктәпләрдә  унбер ел буе татарча укып  та, берни белмәгән укучылар  турында да сүз кузгаттык.

– Директор, урынбасар, коллективтан күп нәрсә тора. Бу вазгыятьне татар теле укытучылары проблемасы итеп карарга кирәкми. Алар  болай да күпне кичерде. Эзләнү, яңарыш чорында  килеп туган  кыенлыкларны бергәләп чишәргә кирәк. Бер генә мисал китерәсем килә. Күпләр IT юнәлешләр буенча   белгечләр әзерләүче Иннополиста  укучылар татар телен белми  дип уйлый.  Әмма бу алай түгел, анда татар теле буенча төрле проектлар  тормышка ашырыла. Бик әйбәт сөйләшә балалар. Бу – команда тырышлыгы, – ди Рамил Гайнуллин. – Күпчелек әти-әниләр инглиз телендә аралашу мохите тудырылган хосусый бакча, мәктәпләрне сайларга тырыша. Ләкин соңгы берничә елда  аларның туган  телдә белем бирә торган мәктәпләргә игътибары артты. Бу – шатлыклы күренеш. Инглиз телендә укыту – бер, ана телендә – икенче мәсьәлә. Галимнәр, ана телендә укыган бала күбрәк ачыла, дип исбатлый. Безнең эшчәнлек тә шуңа корылган. Барлык балалар да сәхнәдә чыгыш ясый. Укучылар татар телен генә түгел, русчаны да яхшы белә. Башка телләрне дә теләп өйрәнә.

Фән теле турында да уйлана директор. Аның әйтүенчә, нинди фән, әле бездә  гади итеп тә сөйләшә белмиләр, диючеләр дә булыр. «Татарлар арасында ил, дөнья күләмендә танылган галимнәр бар. Аларның язган мәкаләләрен, ачышларын татарча бастырсак, башка галимнәр дә шуңа карап, үзләренекен алып барыр, студентлар фәнни эшләрдә  кулланыр иде. Укымышлы кеше  бу ачыш турында укыр өчен татарча өйрәнәчәк», – дип ышана ул.

Татар  теле  мәсьәләсе күпме генә күтәрелсә дә, аның  алдында зур проблема тора дип уйламый  Рамил Гайнуллин.

– Кечкенә чактан татар мохитендә үскәнгәме, шәһәрләрдә күп йөргәнгәме, кем нинди телдә сөйләшүенә игътибар итәм. Чит төбәкләрдә дә, Татарстанда да менә дигән итеп татарча сөйләшәләр. Тел  бетә дип уфтанырлык сәбәпләр күрмим, фаҗига ясарга кирәкми. Булган хәзинәләрне саклап үстерергә кирәк. Бүген – цифрлаштыру заманасы. Укыту онлайн мәктәпкә, гаджетка калсын димим, укытучыларны роботка алыштыру яклы да түгелмен. Әмма укучыларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен укытучылар коллективы заман  белән бергә атларга тиеш, – ди  Рамил әфәнде.

Рамил Баһаветдинов, КФУ студенты, гимназиянең БДИны 399 баллга тапшырган укучысы:

– Татар телендә уку миңа беркайчан да авырлыклар тудырмады: гаиләдә, дуслар арасында туган телдә аралашам, шуңа күрә мәктәп программасын да татарча үзләштерү табигый иде. Нинди телдә белем алсаң да, мәгънәсенә төшенергә кирәк, рус телен  болай  да җитәрлек дәрәҗәдә беләсең. Ләкин башка фәннәрне өйрәнүдә берничә телне белү, әлбәттә, отышлырак.

Минем имтихан нәтиҗәләре билгеле булгач, массакүләм мәгълүмат чараларында моңа күп игътибар бирелде, татар мәгарифенә кагылышлы мәсьәләләрдә еш искә алдылар. Татар мәгарифенең мөһимлеген ассызыклауны мин, һичшиксез, хуплыйм, әмма читтән күзәтүчеләрдә бу хәлләр ялган фикер тудырырга мөмкин иде. Янәсе, бездә бүтән мактанырлык берни дә юк. Ләкин мондый нәтиҗә чыгару төптән дөрес түгел. Чөнки БДИда югары баллар җыючы мин генә түгел идем, андый егет-кызлар ел саен була, мин тапшырган елны да бар иделәр. Шул ук вакытта мәгариф уңышларын БДИ күрсәткечләренә кайтарып калу мине шатландырмый, укучыларның олимпиада хәрәкәтендә, фәнни конференцияләрдә һәм башка шундый чаралардагы активлыгын күбрәк күрсәтергә кирәк, чөнки бу да халкыбызның интеллектуаль куәтен бик яхшы ачыклый.

Ничек кенә булмасын, татар телендә укып, югалмас өчен, телнең куллану өлкәләре киңрәк булырга тиеш. Әлеге өлкәләрне киңәйтү өчен, һәммәбезгә эшләргә дә эшләргә кирәк әле.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү