Мәдинә апа: Инде хәзер бер ялгызым калдым…

Мәдинә апа Арсланова Буада яши. Шушы көннәрдә генә ирен җирләгән. Авыр вакытта янәшәсендә булган кешеләргә рәхмәтле ул.

Кызына 2 яшь чагында беренче ире үлә аның.  Икенче ире Әхәт бик акыллы, тәрбияле кеше була, аның белән 40 ел тату гомер кичерәләр.

– Уртак балабыз булмады, – ди Мәдинә апа. – Тормышымның иң авыр вакытларында ирем таяныч булды. 2020 елда кызым Рәйсә 47 яшендә коронавирустан вафат булгач та, без авырлыкны бергә күтәрдек. Инде хәзер бер ялгызым калдым.

Мәдинә апаны күршеләре, дуслары ташламый. Әхәт абый вафат булгач, шәфкать туташы Нина Тойгунова бик тә ярдәм иткән аңа. Мәдинә апаның шуңа күңеле булган. Рәхмәтенең иң зурысын Нинага җиткерә дә инде.

–  Ирем вафат булуга, «ашыгыч ярдәм» машинасын чакыртты. Әхәт I группа инвалид иде. Документларны барлап та Нина йөрде. Җирләү тиз оештырылды. Иремә 77 яшь иде, миңа – 72. Андый чакта баш та эшләми, хәсрәт эчендә буласың, – ди ул. – Авыр хәлемне җиңеләйткән һәркемгә рәхмәт. Әле менә дус кызларым килеп, иремнең ашларын уздырырга булыша. Һәркемнең үз яхшылыгы үзенә кайтсын!


Фикер өстәү