Ел башыннан бирле республикада 549 юл фажигасендә теркәлгән, аларда 63 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов әйтте.
Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, аварияләр 43кә кимегән, ә юлда гомере өзелгән кешеләр саны 16га арткан. Аварияләрдә 690 кеше имгәнгән. Монысы 62гә азрак.
Рөстәм Гарипов сүзләренә караганда, 48 кеше машиналар бәрелешү, тагын 15е тапталу аркасында һәлак булган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat