Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә сәфәр кыла

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның Сурхандәрья өлкәсенә сәфәр кыла. Термез аэропортында аны өлкә хәкиме Улугбек Косимов каршы алды.

Сурхандәрья өлкәсе – Үзбәкстанның иң көньягында урнашкан төбәк. Әфганстан, Таҗикъстан һәм Төрекмәнстан белән чиктәш. Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы тармагы тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәре барышында җитештерү тармаклары, төбәкнең сәнәгать һәм икътисадый мөмкинлекләре белән танышачак, өлкә җитәкчелеге белән очрашачак.


Фикер өстәү