Казан үзәгендә өстенә бик зур боз кисәге килеп төшкән туташның хәле турында сөйләгәннәр

Табиблар аның хәлен, уртача, дип бәяли.

Бүген йорт түбәсеннән килеп төшкән бик зур кисәге астында калган туташның хәле – уртача. Бу хакта “KazanFirst” Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Хәле, канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Хәзер аны 7 нче шәһәр хастаханәсендә тикшерәләр”, – дип билгеләп үтелгән идарәдә.
Прокуратура әлеге хәл буенча тикшерү башлап җибәргән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бүген Казан үзәгендә – Горький урамында йорт түбәсеннән бу туташ өстенә бик зур боз кисәге килеп төшкән.


Фикер өстәү