Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтиханны уңышлы тапшыру ысулын әйттеләр

Машина йөртү таныклыгына имтиханны уңышлы тапшыру өчен, теоретик һәм практик өлешләрендә дә махсус алымнарны кулланырга кирәк.

Автомобиль эксперты Егор Васильев сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, теорияне нәтиҗәлерәк үзләштерү өчен материалны кызыклы һәм хәтта уен формасында тәкъдим иткән махсус кушымталардан файдаланып була.

Практикадан имтихан бирү өчен мәйданчыкта машинада йөрү, күнегүләр сәгатьләре санын арттыру ярдәм итәчәк, диде белгеч.

Шулай ук Егор Васильев машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшырганчы, йөртү осталыгын арттыру буенча махсус курслар узарга киңәш итте. Бу машинага тиз җайлашырга, шулай ук штаттан тыш хәлләрдә гамәлләрне аңлауны формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Димәк, авария хәлендә калу очракларын киметәчәк, диде ул.


Фикер өстәү