1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникулы; ·
7 гыйнвар – Раштуа; ·
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне; ·
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне; ·
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме; ·
9 май – Җиңү көне; ·
12 июнь – Россия көне; ·
30 август – Татарстан Республикасы көне; ·
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне; ·
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне; ·
Ураза бәйрәме; ·
Корбан бәйрәме.
Диния нәзарәте раслаган дини бәйрәмнәрнең рәсми календаре нигезендә, Ураза бәйрәме – 9 мартта һәм Корбан бәйрәме – 16 майда билгеләп үтеләчәк. Ураза бәйрәме эш көне – сишәмбегә туры килгәнлектән, бу көнне ял итәчәкбез. Корбан бәйрәме якшәмбегә туры килә. Республика законы нигезендә, бәйрәм көне ялга туры килгәндә, өстәмә ял көне бирелми. Яңа ел яллары 1еннән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Март аенда дүрт көн рәттән: 6 һәм 7 мартта (шимбә, якшәмбе), 8 март (Халыкара хатын-кызлар көне), 9 мартта (Ураза бәйрәме) ял итәчәкбез. Май бәйрәмнәре – 1еннән 3енә һәм 8еннән 10ына кадәр. 12 июнь – Россия көне шимбәгә туры килә, шуңа күрә шимбә ялы 14 июньгә күчерелә. Шулай ук 30 августта ял итәчәкбез: 2027 елда республика көне дүшәмбегә туры килә. Ноябрьдә бер эш атнасы өч көнлек булачак. Башта 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, шуннан соң ял көне 5 ноябрьгә күчерелә, 6-7 ноябрь – шимбә-якшәмбе. Татарстан Республикасы Конституциясе көне – 6 ноябрь шимбәгә туры килгәнлектән, өстәмә ял бирелми. 31 декабрь ял көне булачак. Быел исә – 121 ял көне. Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре (20 март һәм 27 май) эш көннәрендә билгеләп үтелде. Татарстан Конституциясе көне дә эш көненә туры килде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез