Газетага язылу

Балалар өчен «больничный» түләү кагыйдәләрен аңлаттылар

Россия Министрлар Кабинеты чирләп киткән баланы карауга 30 көн өстәргә тәкъдим итте. Россия Хөкүмәте авырып киткән баланы карау буенча түләнелүле “больничный”ның бер ел эчендәге максималь вакытын 30 көнгә арттыруны күздә тоткан закон проектын Дәүләт Думасына керткән.

Моңа кадәр Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин мондый закон проектының әзерләнелүе турында белдергән иде. Хәзер инде документ электрон базада пәйда булган, дип яза “Российская Газета”. Түләнелүле “больничныйның” бер ел эчендәге максималь вакытын хәзер түбәндәгечә билгеләргә ниятлиләр:

–  7 яшькә кадәрге балалар (гадәти чирләр буенча): лимит 60тан 90 көнгә кадәр җиткерелә. ·                   

– 7 яшькә кадәрге балалар (катлаулы авырулар исемлеге буенча): 90нан 120 көнгә кадәр җиткерелә. ·                    

– 7-15 яшьлек балалар: лимит 45тән 75көнгә кадәр арттырыла. ·                    

– Инвалид балалар (18 яшькә кадәр): 120дән 150 көнгә кадәр арттырыла.

Биредә сүз бер ел эчендә баланы карауның барлык очраклары буенча гомуми календарь көннәре турында бара. Вич-инфекцияле, яман шеш авырулы, шулай ук вакцинациядән соң өзлегүгә бәйле чирләрдән интегүче балаларны карау өчен түләүле “больничный” көннәре буенча чикләү каралмаган. Закон кабул ителсә, 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре