Газетага язылу

Татарстанның эзтабарлары Идел буе округы буенча үткәрелгән слетта беренчелекне яулады

Татарстанның эзтабарлар хәрәкәте Идел буе округы буенча үткәрелгән слетта беренче урынга лаек булды. «Татар-информ» агентлыгында бу шатлыкны журналистлар белән дә бүлештеләр. Әлеге чараның максаты – эзтабарлар хәрәкәтен үстерү, Ватанны саклап һәлак булганнарның исемнәрен барлау һәм илебез тарихын өйрәнүгә җәлеп итү.

«Беркем дә онытылмый» проекты 2014 елдан эшли башлый. Ул Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдә эшләп килгән эзтабар отрядларын берләштерә. Анда катнашучылар бер-берсе белән ярышалар, тәҗрибә уртаклашалар, экспедиция нәтиҗәләре турында сөйләшәләр һәм хакимият органнары белән хезмәттәшлекне үстерү турында уйланалар. 

– Республика эзтабарларының быел җиңү яулавына без бик шат, – диде Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры беренче урынбасары Владислав Усанов. – Бу – безнең өчен матур сүзләр генә түгел, ә бик уңай хәбәр. 

Бүген Татарстанда эзтабарлар хәрәкәте 1200 тирәсе кешене берләштерә. Алар 60 тан артык отрядка берләшкән. Анда югары уку йортлары студентларыннан тыш өлкән кешеләр дә катнаша. Үзләре теләп экспедицияләргә чыгалар, архивлардагы документларны өйрәнәләр, Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган сугышчылар турында мәгълүматлар табып, исемнәрен ачыклыйлар.

Республикада эзтабарлар тарихы совет чорында ук башлана: 1968 елдан бу эш белән Казан дәүләт университеты студентлары шөгыльләнә. 1993 елдан исә аеруча үсеш ала. Бүген бу хәрәкәтне җитәкләүчеләрнең берсе – Александр Коноплев.

Республика отрядлары башлыча Россиянең 14 төбәгендә эш алып баралар. Экспедиция үткәрелгән урыннар арасында 1942 елгы авыр сугышларда Икенче удар армиясенең Ленининград камалышын өзәргә тырышкан урыны – Түбән Новгород өлкәсендәге Мясной Бор, Сталинград сугышын башыннан кичергән Волгоград өлкәсе, шулай ук Белоруссия бар.

Икенче армия сугыш алып барган урыннарда экспедиция фронт газеталары чыгарылган типографиягә юлыккан. Анда ятып калган 200 сугышчының исемнәрен ачыклый алганнар. Әлеге юнәлештә шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил дошманнарга каршы көрәш алып барган. Тагын бер аеруча әһәмияткә ия булган табылдык – 1941 елда Берлинны бомбага тотуда катнашкан самолет. Эзтабарлар бу очкычның эзенә дә төшкән, экипаж әгъзаларының да кемнәр булуын ачыклаган.

Кыр экспедицияләреннән кала, эзтабарлар архивта тикшеренүләр дә алып баралар. һәлак булучыларның кем икәнлекләрен ДНК ярдәмендә ачыклыйлар. Бу эш бүген Бөек Ватан сугышына гына кагылмый, бәлки махсус хәрби операциядә килеп чыккан проблемаларны да хәл итә.

Владислав Усанов әйтүенчә, эзтабарлар хәрәкәте – Татарстандагы яшьләр сәясәтенең алгы урыннарының берсенә куелган юнәлеше. Бу эш тарихны сакларга һәм  моннан күп еллар элек хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәрен туганнарына кайтарырга ярдәм итә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре