Телевизор бәяләре 20-50%ка төшкән

Быел Россиядә май ае – июнь башында телевизор бәяләре, алдагы айлардагыга караганда, күпкә төшкән. Бу хакта “Известия” үз чыганакларына таянып яза. Кайбер очракларда телевизор бәясе ике тапкыр диярлек кимегән. Мәсәлән, моңа кадәр 25-60 мең сумга сатылучы 55-65 дюймлы телевизорлар ике тапкыр арзанайган.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, беренче чиратта диагонале 55-65 дюймлы модельләрнең бәясе төшкән. Ведомствода моны Samsung, LG брендларының илебез һәм Кытай брендларга алыштырылуына бәйләп аңлата.
Хәер, бәя төшү зур экранлы кыйммәтле телевизорлар гына да кагылмый икән әле. Май аенда Ozonда арзанлы телевизорлар уртача 20%ка арзанайган.

Кагыйдә буларак, җәен телевизорларга ихтыяҗ кими. Шуңа күрә күп кенә сатучылар, складларын бушатып, акчасын сезонлы продукциягә тотарга тырыша. Телевизор – габаритлы, табышны аз китерә торган товар. Шуңа күрә хәзер сәүдә белән шөгыльләнүче зур компанияләр генә түгел, кечерәкләре дә ташлама тәкъдим итә.

Шул ук вакытта быел базарның электроника белән шыплап тулуы күзәтелә. Илебез һәм Кытай брендларының актив үсүенә, шулай ук параллель импортның җайга салынуына бәйле бу.


Фикер өстәү