Әсхәт Хисмәт Илһам Шакировның шәхси тормышына бәйле серне ачты: «Алар очраштылар… Икесенең дә күзләреннән яшь ага»

Иртәгә «ВТ»да Әсхәт Хисмәт белән интервью дөнья күрәчәк. Ул моңа кадәр сер булып сакланган хатирәсе белән уртаклашты. 

– Фасил Әхмәтов Илһам Шакировның беренче мәхәббәте турында сөйләгән иде. Менә бит нинди хәл: Фасил абый йөргән кызы Йолдыз белән өйләнешә, ә Илһам абыйның йөргән кызы хыянәт итә. Шуннан күңеле кайта аның. Мин үзем Финляндиядә яшәүче Рәхилә апа белән Илһам Шакировның очрашулары шаһиты булдым. Ул чакта Илһам абый һәм без – Камал театры артистлары – Финляндиягә гастрольгә бардык. Шунда булды бу хәл. Алар очраштылар, бер-берсенә бик озак карашып тордылар. Икесенең дә күзләреннән яшь ага. Икесе дә тавыш-тынсыз елый. Аннары Илһам абый Рәхилә апаның иңенә Оренбург мамык шәлен салды. Кичәдән соң алар бик озак сөйләшеп утырды. Менә бит нинди мәхәббәт булган, әмма кавышу насыйп булмаган. Илһам абый анда бармаган, Рәхилә апаның Россиягә кайтасы килмәгән. Икесе ике якта ялгыз гомер иттеләр. Рәхилә апа да гаилә кормады, – диде  Әсхәт Хисмәт.

Әңгәмәне тулысы белән иртәгә «ВТ» газетасыннан һәм сайтыннан укый аласыз.


Фикер өстәү