Samsung ел азагына кадәр Россиягә кире кайтырга җыена

Көньяк Кореянең Samsung компаниясе агымдагы ел азагына кадәр Россия базарына кире кайтырга ниятли. Бу хакта “Известия” үз чыгынаклары мәгълүматларына таянып яза.

Басма хәбәрчесенең әңгәмәдәше әйтүенчә, инде октябрь аенда ук Samsung техникасын сату яңартып җибәрелергә мөмкин. Аның әйтүенчә, биредә сүз сату оешмаларын янә товар белән тәэмин итә башлау һәм үзенең рәсми интернет-кибете эшен яңарту турында бара.

Эре сәүдә оешмасына якын бер белгеч тә, әлеге сүзләрне куәтләп, Көньяк Корея компаниясе октябрьдә сатуларны яңартып җибәрергә мөмкин, дигән.

Samsung әле күптән түгел генә Россия өчен сайтын яңарткан. Бу да Көньяк Корея брендының кире кайтачагына ишарәли.

Белгечләр әйтүенчә, кире кайткан очракта, Samsung компаниясенә янә базарда тоткан урынын яуларга кирәк булачак. Август аенда брендның сатылган смартфоннары нибары 9% ка калган. Ә бер ел элек бу күрсәткеч 30% тәшкил иткән булган.


Фикер өстәү