Диетолог Наталья Динуллина “Российская Газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта аңлатып үткән.
Белгеч әйтүенчә, мондый препаратлардан соң эчәкләрдәге микрофлораны торгызу берничә айга сузылырга мөмкин. Шуңа күрә пробиотикларны бер атна түгел, ә кимендә 1 ай эчү киңәш ителә.. – Элегрәк антибиотикларны туктатканнан соң гына пробиотикларга тотынырга кирәк, дип санала иде. Хәзер исә белгечләрнең күпчелеге, файдалы микрофлорага зыян килмәсен өчен, дәвалануны пробиотиклар белән бергә хәл итәргә кирәк, дигән фикерне алга сөрә, – дигән Наталья Динуллина.
Микрофлораны табигый ысул белән торгызуга килгәндә, табиб, бактерияләрне “сыйлау” өчен, пребиотиклы продуктларга өстенлек бирергә киңәш иткән. Болар – топинамбур, балык мае, спаржа, миндаль, шпинат, алма, абрикос, кишер, әфлисун, башлы суган, сарымсак, арыш, кефир, үрдерелгән бодай. Шулай ук эшкәртелми торган крахмал да микробиота өчен әйбәт ризык булып тора. Ул яшел бананда, бәрәңге һәм ак дөгедә бар. Гадәти крахмалны эшкәртелми торганына әйләндерүнең бернинди дә авырлыгы юк: яшелчә яки дөгене, пешереп, берничә сәгатькә суыткычка куясың да – шуның белән шул. Эчәкләрнең сәламәтлеге өчен бик кирәкле тагын бер әйбер – май кислотасы (бутират). Монысы – атланмайда һәм чистартылмаган үсемлек маенда. Шалфей, канәфер, барбарис, әче үләннәр (руккола, цикорий, алоэ), тәмләткечләр (куркума, кара борыч), кара әнис мае кебек табигый фитосептиклар да микрофлораны яхшыртуга ярдәм итә.
Белгеч әйтүенчә, эчәкләр белән бавыр арасындагы “әйбәт мөнәсәбәтләрне” саклау өчен кәбестә, редис, торма һәм шалкан ашау бик мөһим. Симерүне, организмда ялкынсынуны кисәтүгә ярдәм итәрдәй омега-3 май кислотасы турында да онытмаска кирәк. Монысы диңгез балыгында, диңгез продуктлары, үсемлек майлары, чикләвек һәм авокадода күп. Тернәкләнү чорында организмга цинк аеруча файдалы: ул лайласыман тышчаны саклап, файдалы микроблар үрчүгә ярдәм итә. Чыганаклары – кабак һәм җитен орлыгы, көнҗет, эрбет чикләвеге, какао-порошок.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез