Газетага язылу

Сәнәгать парклары өчен салым ташламалары озайтылды

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышында салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен салым ставкаларын билгеләү турында республика законының 1 һәм 11 статьяларына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

Ул Россия Федерациясенең салым законнарындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә эшләнгән һәм индустриаль (сәнәгать) паркларында резидент булып торучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен салым ташламаларын саклап калуга юнәлдерелгән. Закон проектында салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча киметелгән салым ставкалары «Чыгымнар күләменә киметелгән керемнәр» салым салу объектына карата 5% күләмендә һәм «Керемнәр» салым салу объектына карата 1% күләмендә индустриаль парк (сәнәгать паркы) резидентлары булып торучы һәм Татарстан Икътисад министрлыгы белән индустриаль парк (сәнәгать паркы) территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүне 2026 елның 31 декабренә кадәр төзегән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан кулланыла. Шулай итеп, индустриаль парк (сәнәгать паркы) территориясендә эшчәнлекне гамәлгә ашыру турында килешүне 2026 елның 31 декабренә кадәр төзегән индустриаль парк (сәнәгать паркы) резидентлары салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча киметелгән салым ставкаларын мондый килешүнең гамәлдә булу срогы тәмамланганчы, ләкин 10 салым чорыннан күбрәк түгел, куллана алачак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре