Газетага язылу

Үзәк Банк ташламалы ипотека турында: «Икенче тапкыр бу тырмага басмыйбыз»

Ташламалы ипотека программасы, торак сатып алуны җиңеләйтүдән гайре, бәяләрнең ике тапкыр үсүенә һәм гади халык керемнәрен бик нык артта калдыруга китерде.

“ТАСС” язганча, Россия Банкы Рәисе киңәшчесе Кирилл Тремасов шулай дип белдергән.

“Минемчә, икенче тапкыр бу тырмага беркем дә басарга җыенмый”, - дигән ул. Тремасов әйтүенчә, Үзәк Банк, ташламалы программалар массакүләм төстә түгел, бәлки адреслы булырга тиеш, дигән фикердә.

Дәүләт ярдәменнән бик күпләр файдаланганда, ташламага дәгъва кылмаучылар шуның өчен түли булып чыга, чөнки аларга кредитлар кыйммәтләнә. Шул рәвешле берәүләрнең арзанлы ипотекасы икенче берәүләр өчен зур процент ставкаларына әйләнә. Нәтиҗәдә торак бәясе халыкның “буе җитәрлек” булудан туктап, тагы да кыйммәтләнә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре