«Татарстан-Якутия» форумы кысаларында мөһим килешүләр имзаланды

Аерым алганда, “Ак Барс” судно төзү корпорациясе” белән “Жатайская судоверфь”, “Химград” Технополис” индустриаль паркы белән Саха (Якутия) Республикасы хөкүмәте, “Саха-Рэм” җаваплылыгы чикләгән җәмгыять белән Саха (Якутия) Республикасы хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. Форум кысаларында Якутия һәм Татарстан муниципалитетлары арасында да хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Якутия башлыгы Айсен Николаев бу килешүнең әһәмиятле булуын искәртте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, бу килешүнең ике арадагы элемтәләрне тагын да ныгытачагына ышаныч белдерде.

“Саха (Якутия) Республикасы – күптәнге, әһәмиятле хезмәттәшебез. Төбәкара товар әйләнеше елдан-ел арта бара. Татарстаннан йөк машиналары, шин, ягулык китерелә”, – диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Россиядәге этиленның – 25,6 проценты, синтетик каучукныж – 41,5 проценты Татарстанда җитештерелә. Илдә чыккан һәр ике машина шинасының берсе, һәр өч йөк машинасының берсе – республикада ясала.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәре белән килде. 22-25 июньдә биредә Татарстан Республикасы көннәре уза.


Фикер өстәү