Татарстан Президенты Верхоянск шәһәрендә гибрид электр станциясен файдалануга тапшыруда катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев белән бергә, видеоконференция элемтәсе режимында Верхоянск шәһәрендә гибрид электр станциясен файдалануга тапшыруда катнашты.

Верхоянск Якутсктан 700 км төньякта урнашкан һәм Җир йөзендә иң салкын урыннарның берсе булып тора. Верхоянскны еш кына төньяк ярымшарның Салкын полюсы дип тә атыйлар. Шәһәрдә 1100 кеше яши.

Верхоянскта генерация гомуми егәрлеге 1600 кВт булган 4 дизель-генератордан тора. «Группа ЭНЭЛТ» компаниясе кояш электростанциясеннән, 1300 кВт*сәг сыешлы энергия туплау системасыннан торган автономияле гибрид энергия комплексын төзеде, шулай ук бөтен станция белән, шул исәптән дизель ягулыгын да кертеп, идарә итүнең автоматлаштырылган системасын эшләде.

ЭНЭЛТ компанияләре төркеменә Казан һәм Зеленодольск шәһәрләрендә ике җитештерү мәйданчыгы керә. ЭНЭЛТ компанияләр төркеме хезмәткәрләренең уртача саны 300 кеше тәшкил итә, шуларның 200е Татарстанда эшли.


Фикер өстәү