Рөстәм Миңнеханов якут Ысыах бәйрәмендә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Саха (Якутия) Республикасына эш сәфәре кысаларында Ысыах милли якут  бәйрәмендә булды. Чара быел Якутия АССР төзелүнең 100 еллыгы химаясендә уза.

Сәхнәдән Якутия халкына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов халыкларның гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклап калуның мөһимлеген билгеләп үтте. «Безнең ил күп милләтле. Һәм ул Саха Республикасы кебек төбәкләре белән көчле. Милли бәйрәмегезне нинди олылп уздыруыгыз сокландыра. Татарстан Республикасының барлык халкы исеменнән сезне 100 ел тулу белән котлыйм һәм сезнең төбәкнең чәчәк атуын телим», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Саха (Якутия) Республикасы Башлыгы Айсен Николаев, үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка Якутскта Татарстан көннәрен оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Ысыах – җәйге кояш торышы көненә туры килә торган халык бәйрәме. Якутлар аны 10 – 25 июньдә билгеләп үтә. Бәйрәмнең төп чаралары – осухай әйтүчеләр, якут милли киемнәре конкурслары, кымыз фестивале-конкурсы, жанр буенча фольклор конкурслар, тимерчеләр һәм халык осталары конкурслары.

Бәйрәмдә иң кызыклысы – Осуохай әйлән-бәйләне уеннары булды. Бу – кояшка табыну буенча борынгы бию.


Фикер өстәү