Рөстәм Миңнеханов Айсен Николаевны каршы алды

Татарстанга Саха Республикасы (Якутия) башлыгы Айсен Николаев килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Президент Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Бүген Татарстанда Якутия көннәре башланды. Казанда IT-проектлар күргәзмәсе, «Якутия — Татарстан» төбәкара форумы, спортчылар арасында милли спорт төрләре буенча иптәшләрчә очрашулар уза, кино күрсәтү булачак. “Түгәрәк өстәл”ләр барышында Россиянең төрки телле халыклары әдәбиятын үстерү, Татарстан һәм Якутия хезмәттәшлеге өчен фәнни-тикшеренү проектлары турында фикер алышачаклар.

Якутия көннәренең ачылышы иртәгә кич ике республиканың җитәкчеләре катнашында Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршысындагы мәйданда узачак.


Фикер өстәү