Владимир Путин хәрби очкычка Минтимер Шәймиев исеме бирергә тәкъдим итте

Россия Президенты Татарстан башкаласына сәфәре барышында Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Биредә дәүләт башлыгы ракета белән коралланган Ту-160М хәрби очкычларының берсенә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев исемен бирергә тәкъдим итте.

“Без Казанда. Әйдәгез, яңа очкычка Минтимер Шәймиев исемен бирик”, – диде Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка. Республика башлыгы бу тәкъдимне шатланып кабул итте. “Рәхмәт, Владимир Владимирович. Уд моңа лаек”, – диде Татарстан Рәисе.

Авиация заводында Россия Президентына биредә җитештерелүче һәм модернизация узучы очкычларны күсәттеләр. Алар арасында ракета белән коралланган Ту-22М3М бомбардировщиклары, ракета белән коралланган стратегик билгеләнештәге Ту-160М (М2) бомбардировщиклары, Ту-214 пассажиир лайнерлары бар.


Фикер өстәү