Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров Казан авиация заводында булды

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров эшлекле визит белән Казанга килде.

Министр сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Туполев” гавами акционерлык җәмгыяте филиалы – Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Биредә Ту-160М ракета йөрткеч-бомбардировщикларны җитештерүне яңарту программасы буенча, шулай ук Ту-160 самолетларын төзекләндерү һәм модернизацияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштыру булды. Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров, әле яңа җитештерелеп, 12 гыйнварда беренче тапкыр күккә күтәрелгән Ту-160М стратегик ракета йөрткечен карады. Ту-160 самолетларын модернизацияләнгән Ту-160М рәвешендә җитештерүне яңарту программасы Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә гамәлгә ашырыла. Ту-160М, тышкы “кыфәтен” саклап калса да, цифрлы технологияләр нигезендә, бөтенләй башка технология буенча булдырылган. Яңа очкыч системасы һәм җиһазлары 80 процентка яңартылган.

Татарстан Президенты, сәнәгать һәм сәүдә министры белән, яңа очкычка утырган очучы сынаучылар белән дә очрашты. 600 метр биеклектәге очыш 30 минут чамасы дәвам иткән. Очучылар самолетның һавада “үз-үзен тотышын” тикшерү мөмкинлеге биргән маневрлар башкарган.

Казан авиация заводында Ту-160 стартегик ракета йөрткечләрне яңадан җитештерә башлау өчен цехларның 40 проценттан артыграк җиһазлары модернизацияләнгән. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең шактый ук зур өлеше өстәмә әзерлек узган.


Фикер өстәү