Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводында ике яңа объект төзи башлау тантанасында катнашты

Бүген С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводында Ту-214 самолетларын җитештерү өчен өстәмә куәтләр төзү эше башлана. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Җитештерү программасы үсешенә бәйле рәвештә заводта озын үлчәмле детальләр җитештерү өчен механик эшкәртү үзәге һәм Ту-214 самолетларына агрегатлар урнаштыру һәм җыеп бетерү корпусы төзеләчәк. Яңа завод корпуслары төзелгән урыннарда символик рәвештә беренче баганалар салу тантанасы узды.
Җитештерү инфраструктурасыннан тыш, заводта территория һәм җәмәгать киңлекләре актив яңартыла. Рөстәм Миңнеханов Казан авиазаводының яңартылган музеен карады. Заманча музей интерактив форматта оештырылган, ул яшьләрнең игътибарын авиация төзелешенә җәлеп итәргә, җитештерү һәм инженер һөнәрләре белән таныштырырга һәм заманча самолет төзелеше предприятиесе белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук завод территориясендә төзекләндерү эшләре башкарылган. Үзәк юлларда гомуми завод чараларын үткәрү өчен яңа зона – сквер барлыкка килгән, аның үзәгендә фонтан урнаштырылган. Архитектура экспозициясе нигезенә самолет образы алынган. Татарстан Рәисе скверда миләш үсентеләре утыртты.
Аннары «Туполев» АҖ Директорлар советы утырышы узды (Ростех дәүләт корпорациясенең «ОАК» ГАҖ составына керә). Киңәшмә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «ОАК» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь, «Туполев» АҖ идарәче директоры Вадим Королев, С.П. Горбунов ис. КАЗ — «Туполев» АҖ филиалы директоры Николай Савицких катнашында узды. Катнашучылар Ту-214 пассажир самолетлары җитештерүне колачлау программасын гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү