Татарстандагы IT тармак белгечләре уртача 85 мең сум хезмәт хакы ала

Татарстанда эшләүче IT өлкәсендәге белгечләр уртача 85 мең сум ала. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин белдерде.

Лотфулла Шәфигулин китергән саннардан күренгәнчә, республикада IT тармакта 42 меңнән артык кеше эшли. Бу төбәк халкының 3 проценты дигән сүз. Татарстанда 3380 компания эшли, шуларның 580е федераль министрлыкның аккредитациясенә ия.

– Бу тармак белгечләренең уртача хезмәт хакы 85 мең сумга кадәр артты. Бу начар түгел, 85 мең сум алу яхшы инде ул, – диде ул.


Фикер өстәү