Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында: Акыллар өчен конкуренция һәр җирдә бар, барысы да безнең студентларга нинди шартлар булдыруыбызга бәйле

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәскәү – Татарстан күпере» VIII Мәскәү яшьләр форумында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Форум Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәйданчыгында узды. Быел форумның спикерлары — Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары, Россия укучылар хәрәкәте рәистәше Дамир Фәттахов, РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов, Россиянең әйдәп баручы нейрохирургы, Н.Н.Блохин исемендәге Онкологияне илкүләм медицина тикшеренү үзәгенең нейрохирургия бүлеге мөдире Али Бекяшев, Россия актеры Камил Ларин, параспортчы, блогер-мотиватор, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рөстәм Нәбиев, рэп-башкаручы Тимати (Тимур Юнысов).

Рөстәм Миңнеханов, катнашучыларны сәламләп, форум инде яхшы гадәткә әверелде — сигезенче тапкыр үткәрелә, диде. Ул форумны оештырган өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, ел саен чараны оештыруның югары дәрәҗәсен саклап, атаклы ватандашлар җәлеп ителә, аларның һәрберсе үз өлкәсендә белгеч булып тора.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетына һәм ректор Станислав Прокофьевка чараны уздыру өчен мәйданчык биргәненә рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов бүген финанс университетына рәхәтләнеп баруын, анда вузда Татарстаннан 600дән артык студентның белем алганын белүен сөйләде. «Алты йөз студент! — диде ул. — Безнең алты йөз татарстанлы биредә укый икәнен, бу республикада сыйфатлы белем бирелүен күрсәтә! Алкышлар сезгә, студентлар! Сез монда булуыгыз белән горурланабыз!»

«Акыллар өчен көндәшлек бөтен җирдә дә бар, һәм сер түгел, без дә йөз балллыларның кая һәм ничек эшләвен, кайда өйрәнәчәген күзәтергә тырышабыз. Минемчә, кеше үзе кайда укырга икәнен сайларга тиеш – Питерда, Мәскәүдә, Казанда, Әлмәттә. Барысы да студентларга нинди шартлар тудыруыбызга бәйле. Минемчә, яшьләр күченергә, өйрәнергә тиеш. Әгәр дә без ниндидер ябык киңлектә булсак, үсеш булмаячак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген безнең бурыч — Татарстанда шундый шартлар тудыру, студентлар безгә кире кайтсын, тормыш сыйфаты Мәскәүгә, Мәскәү үлчәмнәренә якынлашсын», — дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан бүген яшәү өчен уңайлы. Әгәр күп төбәкләр халыкны югалта икән, без 4 миллион кешедән артып киттек, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм бүген дә тормышның билгеле бер дәрәҗәсенә ирешү өчен яхшы икътисад, яхшы белгечләр кирәк, болар барысы да комплекслы каралырга тиеш.

2022 ел төбәк икътисады өчен җиңел булмаса да, сәнәгать җитештерүе күләме, тулаем төбәк продукты күрсәткечләренә ирешергә мөмкин булды. «Без уңай нәтиҗәләр белән чыктык, сәнәгать җитештерүенең 6% ка артуын күрсәттек. Төп капиталга инвестицияләр 10% үсеш күрсәтте, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бу катлаулы шартларда да, яхшы белгечләр командасы белән сәнәгать җитештерү күләме буенча 5 триллион сум санына якынлашканыбызны күрсәтә. Бу саннар гына түгел — бу шулай ук халыкның сатып алу сәләте мөмкинлекләре, бу хезмәт хакы, бу безнең бюджет мөмкинлекләре. Социаль өлкәгә, юл хуҗалыгын үстерүгә зур инвестицияләр».

ТР Рәисе ассызыклаганча, төбәктә инвесторларны җәлеп итү белән аеруча җитди шөгыльләнәләр.

«Әлбәттә, бу мәсьәләләрнең барысы да яхшы белгечләр ярдәмендә хәл ителә. 15 елдан соң яки аннан да алдарак бөтен хакимият сезнең — хәзерге студентлар кулында булачак. Шуңа күрә без сезгә нигез калдырырга тиешбез, шуңа күрә сез безнең республиканы, илебезне алга таба этәрә аласыз! — диде Рөстәм Миңнеханов. — Сезгә уңышлар телим. Сез сыйфатлы белем алырга тиеш. Болар барысы да сезгә тормышта бик кирәк булачак».

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, мондый тере аралашу форматы бизнеста, башка юнәлешләрдә югарылыкка ирешкән уңышлы кешеләрнең тәҗрибәсен белергә ярдәм итә.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Россия – ислам дөньясы: KazanForum2023» халыкара икътисади саммитына әзерлекнең ничек баруы, Татарстанның мөселман илләре белән хезмәттәшлектә алга таба үсеш перспективалары турындагы сорауларга җавап бирде.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте


Фикер өстәү