Фәрит Мөхәммәтшин Камчатка краеның һәм Ханты-Манси автономияле округының контроль-хисап органнары җитәкчеләре белән очрашты

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Камчатка краеның Контроль-хисап палатасы рәисе Сергей Лозовский һәм Ханты-Манси автономияле округы – Юграның Хисап палатасы рәисе Владислав Маркунас белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хисап палатасында узды.

«Хисап палатасы институтына зур хөрмәт белән карыйм, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып. – Сез хокук бозуларны булдырмау өчен профилактик чаралар күрәсез. Сергей Степашин Россия Хисап палатасы рәисе булып эшләгәндә «Прокурор килгәнче Хисап палатасы килсә яхшырак» дип әйтә иде”.
Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә тукталды. Авырлыкларга һәм санкцияләргә карамастан, республиканың күп тармаклы сәнәгать икътисады уңай динамика күрсәтә, күп кенә күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелә. Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан парламенты структурасы, профильле комитетлар, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.
Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов бүген республика Хисап палатасының аерым контролендә булган кайбер юнәлешләргә игътибар итте. Аерым алганда, сүз югары технологияле медицина җиһазларын куллану турында бара. Республикада кыйммәтле җиһазларның ватылып айлар буе эшләми тору фактлары булган, чөнки аларны төзәтү өчен финанслау каралмаган. Материаллар сатып алуга кагылышлы сораулар да булган. Бүген, Алексей Демидов билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәтендә бу мәсьәләләрне хәл итү өчен аерым фонд булдырылган. Шул ук вакытта республиканың барлык районнарында муниципаль контроль-хисап органнары катнашында югары технологияле медицина техникасын куллануга даими мониторинг алып барыла.
Икенче юнәлеш – җирләрне, бигрәк тә шәһәр яны зоналарын, нәтиҗәле куллануны контрольдә тоту.
Әлбәттә, республика Дәүләт Советының ТР Хисап палатасына йөкләмәләре кысаларында да зур эш алып барыла. Гадәттә, алар социаль өлкәнең иң актуаль мәсьәләләренә кагыла.
Камчатка краеның һәм ХМАОның контроль-хисап органнары җитәкчеләренең Татарстанга килүләренең төп максаты – муниципаль контроль оештыруда республика тәҗрибәсен өйрәнү. Сәфәр кысаларында Сергей Лозовский һәм Владислав Маркунас Югары Ослан, Алексеевск, Алабуга һәм Чистай районнарында булачак. Татарстан – Россиянең муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының контроль-хисап органнары бәйсез юридик зат статусына ия булган төбәкләренең берсе.
«Татарстан контроль эшчәнлеген үстерүнең күп кенә мәсьәләләре буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә тора, – дип билгеләп үтте Сергей Лозовский. – Республикага беренче килүебез түгел, Татарстаннан һәрвакыт нәрсәнедер өйрәнергә һәм практикада кулланырга була».


Фикер өстәү