Путин карары буенча Рөстәм Нәбиев Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп билгеләнгән

Омск шәһәрендә армия сафларында хезмәт иткән чагында казарма җимерелү фаҗигасен кичергән Рөстәм Нәбиев Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы итеп билгеләнгән. Бу хакта Палатаның сайтында хәбәр ителә.

Әлеге яңалыкка Башкортстан Иҗтимагый палатасы аппараты җитәкчесе Шамил Вәлиев аңлатма биреп үткән. “Якташыбыз, Чакмагыштан Рөстәм Нәбиев Россия Президенты Указы нигезендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы составына кертелде”, – дип язган ул Facebook челтәрендә.

Казарма җимерелү аркасында Рөстәм Нәбиевнең ике аяксыз калган иде. Рөстәм шулай ук параспортчы, блогер, кулларына таянып, Россия һәм Европаның иң биек ноктасына – Эльбрус тавына менгән тәүге кеше буларак мәгълүм.


Фикер өстәү