Блогер Рөстәм Нәбиев коронавирустан соң аяксыз калган Фаяз бабайга сюрприз ясаган

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев коронавирус белән авырганнан соң аяксыз калган Фаяз бабайга сюрприз ясаган. Ул аңа пульт белән йөри торган коляска бүләк иткән. 

«Татарстан 24» каналы хәбәр итүенчә, 85 яшьлек Фаяз бабай белән беренчеләрдән булып Түбән Кама блогеры Альбина Исмаева таныштырган, ул аны сторисларында күрсәткән.

Урам буйлап барган бабайдан блогер тормыштан кәнәгать булу серләрен сорашкан. Оптимист бабай «Кайгырып яшәгәнче, көлеп яшәве әйбәтрәк», – дип җавап биреп сокландырган.

Альбина Фаяз бабайга яхшырак коляска алу нияте белән акча җыю оештырырга уйлый, тик ул арада аның сторисларын күргән Рөстәм Нәбиев үзе Фаяз бабайга уңайлы коляска бүләк итәргә була.

Рөстәм бүләген тапшыру өчен махсус бабай яшәгән шәһәргә килгән. Бабай белән очрашу, бүләк тапшыру зур залда, тамашачылар каршында булган. Блогер бабайга коляска белән идарә итүне аңлаткан һәм өенә кадәр озаткан.


Фикер өстәү