КФУ ректоры Илшат Гафуровны 21 февральгә кадәр сак астына алганнар

Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуровка карата 2022 елның 21 февраленә кадәр сак астына алу рәвешендә чикләү чарасы сайлап алынган. Ул төркемдә яки оешкан төркемдә яллап кеше үтерүдә гаепләнелә. Әлеге статья буенча КФУ башлыгына гомерлек төрмә яный.

Исегезгә төшерәбез: ректорга яллап кеше үтерү буенча гаепләү белдерелгән. Биредә Алабуга халык депутатлары берләштерелгән советы депутаты, 36 яшьлек эшмәкәр Айдар Исрафиловны үтерү күздә тотылырга мөмкин. Бу коточкыч җинаять, Гафуров Алабуга районы хакимиятенә җитәкче итеп куелганнан соң (ул муниципалитет җитәкчесе вазыйфасында 2006 елга кадәр эшләгән) бер ел узгач, 1999 елның 28 августында Мәскәүдә булган.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Казан федераль угиверситеты ректоры Илшат Гафуров тоткарланганнан соң вузда ашыгыч төстә гыйльми совет җыелган. Анда КФУ ректоры вазыйфаларының кем тарафыннан башкарылачагы каралган булса кирәк.


Фикер өстәү