Илшат Гафуров КФУ ректоры итеп яңа срокка билгеләнде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Илшат Гафуровны КФУ ректоры итеп өченче срокка билгеләү турында боерыкка кул куйды. Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.

«Гафуров Илшат Рәфкать улын «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесе ректоры итеп 5 елга билгеләргә», — диелә документта.

Гафуров — физика-математика фәннәре кандидаты (1989 елдан), икътисадый фәннәр докторы (2005 елдан), профессор (2008 елдан). 2010 елдан вуз җитәкчесе урынын били. Шулай ук ТР югары уку йортлары ректорлары советы рәисе дә булып тора.


Фикер өстәү