Татарстан Республикасында бердәм кайнар линия эшсезлек буенча пособиеләр алуга бәйле шалтыратулар кабул итәчәк

13 апрельдән бердәм кайнар линия Татарстан халкыннан йорттан чыгу өчен СМС-пропусклар алу мәсьәләләренә һәм эшсезлек буенча пособиеләр алуга бәйле шалтыратулар кабул итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Колл-үзәк номеры: 8 800 250 90 33. Аның буенча СМС-пропуск алу проблемасы белән очрашкан республика кешесе шалтырата ала. Узган 11 көндә 75 мең шалтырату булган, 3 апрельдә  28 мең шалтырату теркәлгән, дип хәбәр итте министр.

«Иртәгәдән әлеге колл-үзәк шулай ук эшен югалткан, федераль порталда теркәлү һәм 12 мең сум күләмендә тиешле субсидияләр алу мөмкинлеге белән бәйле шалтыратулар кабул итәчәк», — диде Айрат Хәйруллин.

8 апрельдән эшсезләрне теркәү «Работа в России» порталында электрон рәвештә гамәлгә ашырыла. Моның өчен гариза бирергә һәм аңа резюме куярга кирәк. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында шәхси кабинетта да гариза бирергә мөмкин.

«Беркая да йөрергә кирәкми, электрон гариза җибәрү җитә, һәм пособиеләр яшәү урыны буенча мәшгульлек үзәкләре тарафыннан түләнәчәк. Моның өчен ЕСИА дәүләт хезмәтләре порталында расланган исәп язмасы кирәк”, — дип хәбәр итте ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.


Фикер өстәү