Смс-пропусклар системасына төзәтмәләр кертелде

Республика оператив штабы СМС-пропусклар системасына кайбер гражданнар тарафыннан чиктән тыш куллану аркасында төзәтмәләр кертә. Хәзер кайбер максатлар буенча атнага яки айга берничә тапкыр гына пропуск рәсмиләштерергә мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең, мәгълүмати технологияләрнең һәм элемтәнең цифрлы үсеше министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Без аңлыйбыз, төрле тормыш сәбәпләре буенча без гражданнарга законлы шартларда аларның изоляциясе урынын калдырып китәргә мөмкинлек бирергә тиеш. Шуның белән беррәттән без гражданнарны чиктән тыш күп куллануларын күрәбез», — диде Айрат Хәйруллин.

Мәсәлән, аның сүзләренчә, өйдән чыгу максаты сыйфатында берничә йөз кеше җирләүне күрсәтә, 200 гә якын кеше — паспорт алыштыруны, 6 меңнән артык граждан үз-үзен изоляцияләү урынын атнага берничә тапкыр алыштыра.

«Куркынычсызлык максатларында, кешеләр үз-үзләрен изоляцияләү режимын максималь сакласын өчен, оператив штаб тарафыннан түбәндәге үзгәрешләр кабул ителде. Беренчедән, күмүдә катнашу. Без аңлыйбыз, бу тормыш ситуациясе, һәм өйдән чыгу өчен техник яктан бу максаттан атнага бер тапкыр файдаланырга мөмкин булачак. Суд утырышларында катнашу — айга бер тапкыр. МФЦда булу — атнага бер тапкыр. Шулай ук дачага барулар атнага ике тапкыр гына мөмкин булачак», — дип аңлатты министр.

«Эпидемиологик киеренке вәзгыять, аны гадиләштерергә кирәкми, бу уңайсызлыклар вакытлы булып тора. Гражданнар чыннан да кирәк булган сәбәпләр буенча гына системадан файдалансыннар иде дип телим «, — дип ассызыклады ведомство башлыгы.


Фикер өстәү