Шенген зонасы чикләре сентябрьгә кадәр ябык булырга мөмкин

Шенген зонасы чикләренең коронавирус пандемиясе аркасында сентябрь аена кадәр ябык булып калуы мөмкин. Франция Президенты Эмманюэль Макрон шул турыда искәртте. Бу хакта BFM телеканалына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Макрон моны дөньяда эпидемиянең ничек үтүенә бәйле булуы белән аңлатты. Ул АКШта инфекциянең таралу куркынычы югары ноктасы көтелүен һәм Азия илләрендә эпидемиянең икенче дулкыны барлыкка килергә мөмкин булуын мисал итеп китерде.

Европа Берлеге хөкүмәте башлыклары 17 мартта яңа коронавирус таралуны туктату максаты белән берләшмәнең тышкы чикләрен 30 көнгә ябуны раслады.


Фикер өстәү