Эмиль Гариповның улы туды

Омск «Авангард» капкачысы Эмиль Гариповның бүген улы туды.

Бу хакта инстаграмдагы битендә ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.

Сабыйга Халид дип исем кушканнар.

Түрә Гариповны тормышындагы мөһим вакыйга белән котлады. Искәртеп узабыз, узган елның июнендә Эмиль татар язучысы Разил Вәлиевнең оныгына өйләнгән иде.

Казан «Ак Барс»ы шәкерте Гарипов узган сезонны «Авангард» та үткәрде.

 


Фикер өстәү