Казанда Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевның юбилей кичәсе узды

Камал театрында биш чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевнең 75 яшьлегенә багышланган кичә узды. Юбилярны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Парламент Рәисе, юбилярны котлап, Разил Вәлиевнең Татарстанны мәдәни яктан үстерүгә зур өлеш кертүен һәм республикада парламентчылыкны ныгытудагы казанышларын билгеләп үтте. “Бүген без чын мәгънәсендә татар халкы вәкилен, актив депутат, талантлы язучыны хөрмәтлибез, – диде ул. – Разил Исмәгыйль улы язучы-сәясәтчеләр арасында кыюлыгы, тормышка тирән карашы, кешеләргә, республикага карата мөнәсәбәте белән аерылып тора. Ул халыкка чорыбызның рухы белән сугарылган бик күп җырлар, поэма, повестьлар бүләк итте”.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Разил Вәлиев Дәүләт Советында, ил һәм республика өчен гаять катлаулы чорда, комитет рәисе буларак эшли башлаган. “Советлар Союзы таркалганнан соң халыкларның милли үзаңы яңару чаткылары күренә башлады, – дип хатирәләре белән уртаклашты Дәүләт Советы Рәисе. – Кешеләр, республиканың мөйстәкыйльлеген таләп итеп, Ирек мәйданына чыкты. Шушы авыр чорда Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин кебек кешеләр республика җитәкчелеге өчен терәккә әйләнде. Алар Россиядән чыгуны таләп итмәде, бәлки Татарстанның статусын үстерүне алга сөрде. Әлбәттә инде, бу шәхесләр халык депутатлары сыйфатында вакыйгалар үзәгендә кайнады. Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә республика җитәкчелегенең һәм алдынгы карашлы иҗат әһелләренең тырышлыгы белән Татарстанда тынычлык-татулык, тотрыклылыкны саклап калуга ирешелде. Бүген безнең республика социаль-икътисади, мәдәни һәм рухи үсеш үрнәген күрсәтә”.

Фәрит Мөхәммәтшин юбилярга парламентның татар телен үстерү һәм пропагандалау эше турында аерым бер җылылык һәм рәхмәт хисләре белән сөйләп үтте. “Әлеге хәрәкәтнең башында торган Разил Исмәгыйль улына рәхмәт, – диде ул. – Мин үзем дә аның шигырьләре һәм чыгышлары ярдәмендә туган телемә өйрәндем. Татар телен саклаудагы уңышларда аның өлеше гаять зур”.


Фикер өстәү