Казанда Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдуллинның иҗат кичәсе булды

Камал театрында Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе лауреаты, Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдуллинның иҗат кичәсе узды. Танылган язучыны республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медален һәм Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең котлавын ирештерде.

“Язмыш Сезгә иҗат итү бәхетен биргән, — диде Фәрит Мөхәммәтшин юбилярга мөрәҗәгать итеп. — Бала чагыңда ук шигърият белән кызыксынып, еллар үткән саен туган телнең үзенчәлеген һәм байлыгын оста файдаланып, Сез күпкырлы язучы булдыгыз,  татар әдәбияты үсешенә лаеклы өлеш керттегез».

Татарстан парламенты җитәкчесе фикеренчә, Ркаил Зәйдуллинның «һәр әсәренең үзәгендә – халкыбыз язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулар, рухи кыйммәтләребезнең асылы».»Көчле публицистикасы, милли рухияте, кыю каләме белән аерылып торган Ркаил Зәйдулла шигърияте үз эченә иң нечкә мәхәббәт хисләрен дә, яшәешне дә, табигатьне дә, тәкъдирне дә, күңел кичерешләрен дә сыйдырган,  – диде Фәрит Мөхәммәтшин. ­– Бу шагыйрьнең нечкә күңеле һәм бай тормыш тәҗрибәсе, хезмәт сөючәнлеге турында сөйли».

Фәрит Мөхәммәтшин Ркаил Зәйдуллинның Дәүләт Советы депутаты буларак иҗтимагый эшчәнлеген югары бәяләде. «Шундый депутатлар ярдәмендә безнең парламентның абруе арта,  – диде ул. – Аның кыю сүзе, принципиаль позициясе кайчак гади булмаган чишелешләрне хәл итү өчен мөһим. Икенче яктан, кешеләр, сайлаучылар нәкъ менә хакимияттә «үз» вәкилләрен ныграк кабул итә. Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча президент комиссиясе әгъзасы һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча парламент комитеты әгъзасы сыйфатында ул татар халкының язмышына кагылышлы барлык мәсьәләләрне «үзе аша» үткәрә, татар халкының яшәргә хокукы өчен көрәшә .

 


Фикер өстәү