Казанда Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар истәлегенә мемориаль такта ачыла

24 нче мартта Казанда Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова хөрмәтенә мемориаль такта ачу тантанасы узачак. Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Мемориаль тактаны әлеге гаилә соңгы елларда яшәгән Жуковский ур., 9 адресы буенча урнашкан йорт диварына урнаштырачаклар.

Исламия (1939-2019) һәм Хәлил (1939-2012) Мәхмүтовлар 50 елдан артык гомерләрен Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына багышладылар, аның йөзе булдылар һәм бик күп рольләр уйнадылар. Исламия Мәхмүтова театрның сәнгать җитәкчесе сыйфатында берничә спектакль куйды, алар бүген дә аншлаг белән бара. Хәзер гаилә династиясен артистларның кызы һәм аның ире дәвам итә.

Мемориаль тактаны ачу тантанасы 11:00 сәгатьтә узачак.


Фикер өстәү