Дәүләт Думасына махсус операциядә катнашучыларны «хәрби хәрәкәт ветераннары» дип тану турында закон проекты кертелде

Бу аларга өстәмә ярдәм чаралары алырга мөмкинлек бирәчәк.

«Бердәм Россия» партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге депутатлар Украинадагы махсус операциядә катнашучыларны «хәрби хәрәкәт ветераннары» дип тану турында закон проектын Дәүләт Думасына керттеләр. Бу аларга торак-коммуналь хезмәтләр, салым, юлда йөрү һәм  медицина хезмәте күрсәтүдә ташламалар алу мөмкинлеге бирәчәк.

Турчак сүзләренчә, Россия егетләре Украинадагы бурычларын кыю рәвештә үтиләр, илебез һәм Донбасс халкы иминлеге өчен гомерләрен куркыныч астына куялар.

— Алар операция вакытында гына түгел, аннан соң да җәмгыять һәм дәүләт ягыннан ярдәм һәм ихтирамга лаек. Шуңа күрә «Бердәм Россия » Оборона министрлыгы белән тыгыз элемтәдә эшләгән закон проектын кертте, — диде Турчак.


Фикер өстәү