“Ак барс”та тәрбияләнгән капкачы Эмиль Гарипов карьерасын Чиләбедә дәвам итәчәк

Капкачы Эмиль Гарипов карьерасын “Трактор” командасында дәвам итәчәк. Спортчы һәм Чиләбе клубы бу хакта килешкән инде. Узган сезонда Гарипов “Авангард” һәм “Динамо” командаларында уйнады.

Гарипов турында бүген узган матбугат очрашуында “Ак барс”ның генераль менеджеры Рәфыйк Якубовтан да сорадылар. “Без аның буенча эшләдек. Әмма Эмиль башка клуб белән килешкән дип беләм. Аның белән дә, агенты белән дә сөйләштек. Алар исә башка команданы сайлады”, – диде Якубов.

Эмиль Гарипов – “Ак барс”та тәрбияләнгән капкачы, 2018 елда Казан командасы белән Гагарин Кубогын яулады. Узган җәй “Авангард” белән килешү төзеде. Әмма бу командада нибары 14 очрашу уздырды. Соңрак “Динамо” белән килешү төзеде һәм Мәскәү командасында 18 уенда чыгыш ясады. Плэй-оффта исә бер матчта да уйнамады. Эмиль Гарипов узган ел танылган шагыйрь Разил Вәлиевның оныгы Җәмилә беән гаилә корды.


Фикер өстәү